БЕЗГӘ ЯЗАЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорскиның 12 лицей укучылары ЗАГСта экскурсиядә булды (фотолар)
31 гыйнвар көнне шәһәрнең ЗАГС бүлеге бинасында 12 нче лицей укучылары өчен экскурсия оештырылды. Моңа кадәр укучылар ЗАГС бинасын тантаналар үзәге кебек күз алдына китерсәләр, бүлек белгече Светлана Юнысова белән әңгәмәдән соң, алар бу бинада бәйрәмнәрдән тыш күп кенә чаралар алып барылганлыгы турында белделәр. Укучылар бүлекнең эшчәнлеге, нинди төр акт...
-
11нче гимназия укучылары "Беренче адымнар" бәйгесендә катнашты
29 гыйнварда 11 гимназия укучылары Эвелина Михайлова һәм Аделина Загретдинова (җитәкчеләре Рошания Хәсәншина,Фәридә Әхмәтшина) Яр Чалы шәһәрендә уздырылган "Беренче адымнар" ("Первые шаги") республикакүләм яшь башкаручылар фестиваль-конкурсында катнаштылар.Бәйгенең нәтиҗәләре 3 февральдә билгеле булачак. Яшь артисткаларыбызга уңышлар телибез. Беренче генә адымнары булса да, адымнары ныклы булсын,юллары ачык булсын. Эвелинаның әти-әнисенә спонсорлык ярдәм...
-
Кирлегәч мәктәбендә семинар узды
Узган атнаның шимбәсендә районның татар мәктәпләреннән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинарга җыелды. "Шәхес тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәп бердәмлеге" темасын инновацион формалар кулланып ачарга тырыштык. Һәм бу әйбәт кенә килеп тә чыкты. Физкультура укытучысы Дания Котдусовна "Әтиләр белән көчле без!" - дип исемләнгән очрашу - әтиләр һәм 8-9 класста укучы...
-
Шөгердә искечә Яңа елны күңелле каршы алдылар (фотолар)
13 нче гыйнвар көнне Шөгер авылы мәдәният йортында, борынгыдан килгән гореф-гадәт искечә Яңа ел бәйрәмен каршы алу кичәсе күңелле узды. - Барлык катнашучыларга һәм яраткан авылыбыз халкына бик зур рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне җиткерәбез! - дип язалар шөгерлеләр ВКонтактедагы страничкаларында.
-
Кирлегәч мәктәбендә кызык очрашу булды
Һәр мәктәпнең үз традицияләре булган кебек бездә дә, Кирлегәч мәктәбендә, алар шактый. Шуларның берсе - укучыларның күңеленә бигрәк тә хуш килә торганы - студентлар белән очрашу. Быел да, январь аенда, мәктәпне күптән түгел генә тәмамлап чыккан укучылар очрашуга җыелды. Төрлесе төрле уку йортында укучы студентлар үз уку йортлары, андагы тәртипләр,...
-
Чыршылыда чыршы бәйрәмнәре гөрләп бара (фотолар)
27 декабрьдә Тубән Чыршылы мәдәният йортында "Хуш киләсен Яңа ел", 28 декабрь көнне балалар бакчасында "Кыш бабай бездә кунакта" дип аталган бәйрәмнәр уздырылды. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы, чегән кызы, рус кызылары-егетләре, клоуннар килгән. Балалар үзләре дә, төрле костюмнардан киенеп, матур шигырьләр сөйләргә, җырлар җырларга әзерләнеп килгән иде. Бәйрәмдә балалар...
-
Лениногорскиның 5нче балалар бакчасында әкияти шәһәрчек барлыкка килде (фотолар)
Яңа ел- иң гаҗәп, иң күңелле,иң тылсымлы бәйрәм. Бигрәк тә аны балалар көтеп ала. Кыш бабай белән Кар кызының бүләк алып килүеннән дә кызыграк мизгел юктыр. Минем балаларым да бу бәйрәмне түземсезләнеп көтәләр. Алар икесе дә бишенче санлы балалар бакчасында тәрбияләнәләр. Әлеге бакачада менә дигән коллектив эшли. Аларның тырышлыгы белән...
-
Урдалы мәчетендә Мәүлед бәйрәме үтте (фотолар)
23 декабрь көнне Урдалы мәчетендә Мәүлед бәйрәме үтте . Авылыбызның әби-бабайлары һәм мәктәп укучылары мул табын артында бәйрәм уткәрделәр. Шәһәрр мәчетеннән килгән кунагыбыз Габдерәзәк хәзрәт Пыйгамбәребез Мөхәммәт (с.г. в.) тормыш юлы турында вәгазь сөйләде. Хәзрәтебез балаларга бүләкләр таратты. Мөслимәләр оешмасы җитәкчесе һәм безнең укытучыбыз Рәшидә абыстай балаларга бик матур эчтәлекле...
-
Куакбаш мәктәбе үз территориясен Яңа елга бик матур бизәгән (фотолар)
Куакбаш укытучылары, мәктәп балалары белән бергәләшеп үзләренең үңганлыкларын күрсәтте. Рәхмәтебезне белдерәбез - бик матур ясаганнар. Зөлфия Закирова, Куакбаш. Сез үзегез бизәсәгез , яисә якын тирәдә шундый бизәлеш күрсәгез, фотога төшереп, безгә җибәрегез. Сайтка куярбыз.
-
Юлтимер авылында "Мөнәҗәтләр кичәсе" уткәрделәр
17 декабрь көнне Юлтимер авылы мәдәният йортында Мәүлет бәйрәменә багышлап «Мөнәҗәтләр кичәсе» үткәрелде. Кичәне авылыбызның имам хатыйбы, сугыш ветераны Мирза бабай Мифтахов Коръән сүрәләре белән ачып җибәрде. Бәйрәмгә шәһәрнең Ихлас мәчетеннән Мәдинә ханым һәм авылыбызның мәчетендә дәресләр бирүче мөгаллимә Фәния ханым катнаштылар. Мәчеткә йөрүче балалар һәм апалар үзләренең өйрәнгән догаларын,...
-
Түбән Чыршылыда район конкурсына ныклап әзерләнгәннәр (фотолар)
Түбән Чыршылыларның быел да сынатмаска испләре! Авыл җирлегендә, Яңа елга багышлап, кардан сыннар ясау конкурсы күптән игълан ителде. Мәктәп укучылыры, клублар, кибетләр үз территорияләрен елда матурлап бизәүгә карамастан , шәхси йортлар янында яшел чыршылар, биек тау-шугалаклар, кардан сыннар күпләп хасил булуы күңелләргә шатлык өсти, туачак Әтәч елында алга таба яшәү...
-
Түбән Чыршылыда Мәүлед бәйрәме үтте (фотолар)
15 декабрь көнне авылыбызның апа- әбиләре һич тәсалкын диеп тормадылар, матур киенеп, күчтәнәчләр тотып Мәдәният йортына килделәр. Авылдашлар сөйләштеләр, хәл-әхвәл белештеләр. Иллеләп кеше җыелган мул табын артында бәйрәм иттеләр. "Мөслимәләр" оешмасы җитәкчесе Хамидә апабыз вәгазь сөйләде,т Коръән аятләре укыды, салават әйтүнең фазыйләтләрен ,тәртибен аңлатты. Мөслимәләребез башкаруында "Әминә ханым-Мөхәммәд апасы" мөнәҗәте...
-
Зәй-Каратайда Мәүлид бәйрәме үткәрелде
Халыкта Мәүлид ае дип йөртелгән Рабигул әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәллам туган. Ул быел Милади исәп буенча декабрь аеның 11еннән 12 нче көненә туры килә. Бу Ислам дөньясында зур тантана көннәре. Шул көннән башлап җир шарына Ислам нуры җәелгән. Узган шимбә көнне зәй-каратайлыларның район Ислам тормышының...
-
Түбән Чыршылыда бәйрәм чаралары узды (фотолар)
8 декабрь көнне Түбән Чыршылы мәдәният йорты һәм китапханәсе гөрләп торды. Бүген безгә кунакка сугыш ветераны Рәшит Хаматҗан улы Сәйфиев, авылыбызнын хөрмәтле кешеләре, ак яулыклы апалар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре кунакка килде. Аларны авыл җирлеге башлыгы Нурия Яхиевна "Сугыш даны көннәре" һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнен декадасы уңаеннан тәбрикләде,...
-
Куакбаш китапханәсендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр очрашты (фотолар)
Авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова аларга сәламәтлек теләде. Ветераннар советы рәисе Тәскирә Ялаева шигырь укыды. Оештыручы Гүзәлия Мифтахова килүчеләргә табышмаклар әйтеп, сынап карады. Халидә Бегҗанова, Айнур Мифтахов чыгышлары белән кунакларны ял иттерде. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Килә алмаучыларга күчтәнәчләрен өйләренә илттеләр. Зөлфирә Закирова