БЕЗГӘ ЯЗАЛАР рубрикасы буенча яңалыклар
-
Урдалыда "Балаларга сугыш турында укыйбыз" акциясе узды
Урдалы авылы китапханәсе "Балаларга сугыш турында укыйбыз" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Обелиск янына җыелган балалар фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең шигырьләрен тыңладылар. Узләре дә сугыш турындагы шигырьләр яттан сөйләделәр. Әлфинур Галимова,Урдалы Автор фотолары
-
Иске Шөгердә өмә ясадылар (фотолар)
29,30 апрель көннәрендә Иске Шөгер авыл җирлегендә оештырылган өмәләр үтте. Һәрбер оешма мәктәп, клуб, медпунк, авыл Советы хезмәткәрләре әлеге өмәдә бик актив катнашты. Клуб хезмәткәрләре һәйкәл каршын тәртипкә китерсә, Иске Шөгер мәктәбенең укытучылар коллективы армый-талмый мәктәп территориясен "ялт" иттереп куйдылар. Яңа Шөгер авылының чкалов урамы да бердәм булып өмәгә чыкты....
-
Керкәледә язгы өмә гөрләп узды: олысы да, кечесе дә эшкә чыкты (фотолар)
Яз өмәләре табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагына туры килә. Бүген һәр җирдә үзгә бер күтәренкелек, бәйрәм һәм хезмәт рухы хөкем сөрә. Авылларыбызда чистарту-төзекләндерү эшләрен башкару- алдыбызда торган бер мөһим бурыч. Гомумән, чисталык мәсьәләсе һәрдаим игътибар үзәгендә булырга тиеш. Гомер-гомергә татар авылларында бик матур бер гадәт булган - күп көч...
-
Куакбаш авыл китапханәсендә Тукайга багышланган чара үтте
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Куакбаш авылы китапханәсендә кызыклы кичә үтте. Ул көнне китапханәгә Куакбаш авылы җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова, яшь каләм тибрәтүче Рузилә Төхбатова һәм башлангыч сыйныф укучылары, чакырылган иде. Кичәне китапханәче Гүзәлия Мифтахова Тукайга багышланган шигырь юллары белән башлап җибәрде. Мәшһүр әдипнең тормышы һәм иҗаты турындагы...
-
Лениногорскиның Мәдәният сараенда "Без табигатьне сакларбыз" исемле шигырь бәйгесе узды
19 апрельдә Мәдәният сараенда мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында "Без табигатьне сакларбыз" дигән темага муниципаль шигырь бәйгесе булып узды. Көне буе барган бәйге барлык катнашучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга бик ошады. Чараны Наилә Тәлгать кызы Чубатова бик дөрес һәм тәртипле итеп оештырган иде. Безнең 11 нче гимназия укучылары бәйгедә бик теләп катнашты. Кече төркемдә...
-
Зәй-Каратай мәктәбе укучылары "Язгы игелеклелек атнасы" на кушылды (фотолар)
Язгы игелеклелек атнасы кысаларында мәктәп укучылары авылыбыз өлкәннәре, ветеран укытучылар һәм сугыш ветераннарына ярдәм итү йөзеннән "Янәшәдә ветеран яши" акциясендә катнаштылар. Өлкәннәргә су китерделәр, карларын тараттылар, ә кемгәдер укучыларның килеп хәл белүләре дә җитте. Укучылар ветеран - укытучы Әнисә апа Вәлиева , Халидә апа Әхмәтшина, сугыш ветераны Сафиулла абый һәм...
-
Лениногорскиның 11нче гимназиясендә Габдулла Тукайга багышланган шигырь бәйгесе узды (фотолар)
Шәһәрнең 11нче гимназиясендә14 апрель көнне Габдулла Тукайның туган көненә багышланган район күләмендә шигырь бәйгесе булып узды. Барлыгы 32 бала катнашты. 1 урынга 11нче гимназиянең 1 а сыныфыннан Дамир Шакиров, Әдилә Гайсина, Чкалов мәктәбеннән 7 сыйныф укучысы Камилә Хамидуллина, 6 нчы мәктәптән Камилә Сафиуллина Камилә, 5 нче мәктәптән Язгөл Хаева лаек...
-
Түбән Чыршылыда кошларга багышланган бәйрәм үтте (фотолар)
1 апрель көнне Түбән Чыршылыда кошлар көненә багышланган "Хуш киләсез, кошкайлар!"-дигән бәйрәм үтте. Аны китапханәчеләр мәктәп белән берлектә әзерләгән иде. Бәйрәм куңелле уеннар,бәйгеләр,эчтәлекле шигырьләр һәм җырлар белән үрелеп барды. Кошлар турындагы табышмакларга балалар бик теләп һәм дөрес җавап бирделәр. Бәйрәм барышында укучылар кошларның күптөрлелеге, аларның табигатькә нинди файда китерүләре һәм...
-
Түбән Чыршылыда Нәүрүз бәйрәм узды (фотолар)
Түбән Чыршылыда Нәүрүз бәйрәменә багышланган чара үтте. Бәйрәмдә Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашты. Балалар Нәүрүз бәйрәмен котлап теләкләр теләделәр, матур итеп шигырләр сөйләделәр, яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар әйтештеләр, җырлар җырладылар, биеделэр. Нәүрүз коймагын авыз иттелэр. Бәйрәм бик күңелле үтте. Раилә Әхмәдиева
-
Шөгер Халык театры сезонны башлап җибәрде
17 нче март көнне Шөгер халык театры 46 нчы сезонын Әмир Камалиевның (Аманулла) "Итәкле кияү" дип исемләнгән 2 пәрдәлек комедиясе белән ачып җибәрде. Спектакльнең эчтәлеге бик кызыклы, актуаль, юмор хисе белән сугарылган. Сәхнәдәге вакыйгалар, персонажлар шулкадәр тормышчан, шулкадәр бүгенгечә, алар арасында кайбер тамашачы үзен күреп көлә сыман. Спектакль тамашачыны көләргә...
-
Куакбаш авылы китапханәсендә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы башланып китте (фотолар)
Аның беренче көнендә балаларны китапханәдә сюрпризлар көтә иде. Аларны гадәттәгечә китапханәче апалары түгел, ә әкият геройлары: "Базилио" кушаматлы песи белән "Алиса" кушаматлы төлке каршы алды. И, шатланды инде балалар. Песи белән төлке аларны атналык башлану белән котлады, бу китапханәгә йөрүчеләр өчен дә, шунда эшләүчеләр өчен дә бәйрәм кебек. Китап сөючеләр...
-
Лениногорскиның 11нче гимназиясендә туган тел атналыгына багышланган кичә узды (фотолар)
27 февраль көнне 11 нче гимназиядә "И,газиз туган телем-сабый чакның раушан гөле" дип аталган туган тел атналыгын йомгаклау кичәсе булды. Кичәгә төбәгебезнең танылган язучылары Таһир Шәмсуаров, Мәһәрша Вәлиулова, Әлфия Сөләйманова, композитор, җырчы Каюм Шәрәпов килгән иделәр. Алар узләре язган шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар. Ә башлангыч мәктәп укучылары укытучылары белән берлектә...
-
Урдалы авылы китапханәсендә Туган тел көне узды (фотолар)
Кичә Халыкара туган тел көнен Урдалы авылы китапханәсендә билгеләп үттек. Бәйрәмгә килгән мәктәп укучылары туган тел турында татар шагыйрьлэре иҗат иткән шигырьләр тыңладылыр, узләре дә, берсен-берсе уздырып, шигырьләр укыдылар, туган тел турында мәкальләрнең азакларын әйтеп бетерделәр. Соңыннан бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын бергәләп башкардылар. Әлфинур Галимова
-
Лениногорскиның 11нче гимназиясендә кызыклы очрашу булып узды
16 февральдә 11нче гимназиянең актлар залында совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгару көне уңаена багышлап 7-8 класс укучылары Лениногорск шәһәре ветераннар советы рәисе Рамил Тәминдар улы Даутов белән очраштылар. Очрашу кичәсе Әфган сугышын чагылдырган видеофильм карау белән башланып китте. Рамил Тәминдарович сугышның никадәр авыр, аяусыз һәм 13000 кеше гомере өзелүе турында сөйләде....
-
Лениногорскиның 10нчы балалар бакчасында Гаилә бәйрәме үтте (фото)
Шушы көннәрдә шәһәребезнең 10нчы балалар бакчасында "Безнең гаилә- тату гаилә" бәйрәме үтте. Чын-чыннан бу бәйрәмгә бакчабызның иң матур,иң тату гаиләләре килде. Киеп килгән киемнәре үк аларны тагын да күркәм итеп күрсәтте. Әтиләреннән алып кечкенә кызларына тикле бер төстәге киемнәр киеп килеп үзләренә гашыйк иттеләр. Бәйрәмебездә татар халык мәкальләрен, ризыкларын ,йолаларын...