МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мордва Кармалкада "Пизёлне" фольклор ансамбленең күрсәтмә концерты үтте (фотолар)
Кичә, 20 апрель көнне, районыбызның Мордва Кармалка авылында "Пизёлне" фольклор ансамбленең күрсәтмә концерты узды. Ул ансамбльгә "Халык" исеме бирүгә багышланган иде. Анда Республиканың Милли мәдәният үсеше үзәге директоры урынбасары Г.А. Габдрахманова, республиканың РЦРТК баш белгече Л.Г.Яфарова да катнаштылар.
-
Лениногорскилылар, бүгенге бушлай концерт турында онытмадыгызмы?
Бүген кич белән шәһәрнең Мәдәният сараенда "Халыклар дуслыгы" исемле күчмә Фестиваль узачак. Фестиваль "Татарстан халыклар дуслыгы йорты" Дәүләт оешмасы тарафыннан Республика дәүләт камеры хоры һәм "Казан нуры" халык инструментлары оркестры белән берлектә оештырылган. Башлана 18:00 сәгатьтә. Керү бушлай.
-
Лениогорскиның 3D кинотеатрында 6-12 апрель аралыгында күрсәтеләчәк фильмнар (афиша)
1.Мульт в кино. Выпуск №50, 0+ Сеанс:9:00 сәг. Бәясе: 50с. 2. 3D «Смурфики: затерянная деревня», мультфильм, 6+ Сеанс:10:50 сәг. Бәясе: взр.150 с./дет.100 с. Сеанс:14:20 сәг. Бәясе: взр.170 с./дет.150 с. 3. 3D «Босс молокосос», мультфильм, 6+ Сеанс: 12:30 сәг. Бәясе: взр.170 с./дет.150 с. 4. 2D "Время первых», приключения, триллер, 6+ Сеанс:16:00...
-
Лениногорскиның яшь музыкантлары дәрәҗәле урыннар яулап кайтты (фотолар)
5 апрель көнне Алабугада XIV республикакүләм яшь музыкантлар конкурсы узды. Лениногорск балалар музыка мәктәбенә йөрүчеләр конкурста катнашып дәрәҗәле урыннар яулады. Владислав Виноградов (преп. Хасанова Р. А., конц. Аганина Г. Ф.), Злата Слабодина (преп. Чернышева И. П.) һәм Александра Шестакова (преп. Захарова Н. Г.) - I дәрәҗә лауреаты; Мәликә Усманова (преп....
-
Лениногорск тимер юл станциясендәге күпфункцияле үзәктә концерт узды
Шәһәрнең тимер юл станциясендә урнашкан күпфункцияле үзәктә "Язгы тамчы" исемле чара узды. Ул Көлке көненә багышланган иде. Концертта "Россиянка" ансамбле, А. Любимова катнашты. Бәйрәмне үзәкнең үзешчән артистлары башкаруындагы җырлар, биюләр, көлдергечләр бизәде.
-
Лениногорскида "Татарча солянка" була
Киләсе атнада шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Язгы моңнар" дигән татарча солянка концерты булачак. Төгәлрәге 12 апрель көнне, сәгать 19.00да. Анда ИлСаф, Резедә Шәрәфиева, Виталий Агапов һәм башка популяр җырчылар катнашыр дип көтелә. Билетлар 350-500 сумнан сатыла.
-
Шөгер халык театры Иске Шөгердә спектакль күрсәтте (фотолар)
Кичә Шөгер халык театры Аманулланың "Итәкле кияү" комедиясе белән Иске Шөгердә чыгыш ясады. Спектакльдән мизгелләр - фотоларда: Фотолар Шөгел авылының ВКонтактедагы страничкасыннан алынды.
-
Лениногорск Мәдәният сарае шигырь укучылар бәйгесе игълан итә
Лениногорск Мәдәният сарае Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында шигырь укучылар бәйгесе игълан итә. Ул 19апрель көнне узачак. Катнашу заявкаларын 14 апрельгә кадәр Leninogorsk.dk@mail.ru электрон адреска "шигырь укучылар конкурсына" дигән билгеләмә белән юлларга кирәк. Конкурсның Положениясе белән түбәндәге сылтама аша үтеп танышырга була: https://vk.com/doc237854000_443714474?hash=e280a3b4cf0cbb2b34&dl=55e64c0d7d6e4c9d35.
-
Гөлназ Асаева Элвин Грей - Радик Юльякшинга кияүгә чыкмый
Радик Юльякшин белән Гөлназ Асаева арасындагы имеш-мимешләргә шушы арада, ниһаять, нокта куелды. Егет кызның "сольный" концертына килеп, сәхнәдән "Кияүгә" исемле җыр башкарды. Моны тамашачы тәкъдим дип кабул итте. Бу турыда матбугат чаралары язып та чыкты. Womans Day журналы Гөлназ авызыннан: "Без октябрьдән бирле очрашып йөрибез" дигән хәбәр дә җиткерде. Әмма...
-
Шөгерлеләр иртәгә Иске Шөгердә спектакль күрсәтә
2 апрель Иске Шөгер мәдәният йортында Шөгер халык театры, Әмир Камалиевның (Аманулланың) "Итәкле кияү" исемле комедиясен күрсәтә. Рольләрдә: Алсу Биктаһирова, Илнур Давлетшин, Идрис Давлетшин, Алмаз Хаеров, Руслан Сөнгатуллин. Режиссеры Зилия Гәрәева. Шөгерлеләр сезне спектакль карарга чакыра Билет бәясе -100 сум. Белешмәләр өчен телефон: 34-353.
-
Лениногорск Мәдәният сараенда апрель аенда узачак чаралар (афиша)
01.04 - Яшьләр шоу-программасы «Шутка за шуткой» Башлана: 17:00 сәг. Билет бәясе: 100 сум. 02.04 - Межрегиональный конкурс спортивно-бальных танцев «Капелька» Башлана: 8:00 сәг. Билет бәясе: 100 сум. 06.04 - Гөлфәния Камалованың иҗат кичәсе «Гульфания Камалова һәм иҗатташ дуслары» Башлана: 18:00 сәг. Билет бәясе: 200 сум. 12.04 - Солянка «Язгы...
-
ИлСаф «Татарстанның халык артисты» исеменә лаек булды!
«Кайталар кыр казлары», «Тәрәзәләр - әни күзләре», «Әбиләр чуагы» һәм башка җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган җырчы ИлСаф «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Әлеге истәлекле вакыйга белән котлап ИлСафның үзенә шалтыраттык. - Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның «Татарстанның халык артисты» исемен бирү турындагы Указга кул куюын хәбәр иткәндә, Югары...
-
Лениногорск Мәдәният сараенда Нәүрүзгә багышланган "Аулак өй" узды (фотолар)
21 март көнне Мәдәният сараенда "Аулак өй" гөрләде. "Чишмә" татар вокаль ансамбле әзерләгән бәйрәм Нәүрүзгә багышланган иде. Чарада "Солнечные лучики" балалар ансамбле, солистлар И.Сафин, А.Магсумова, Б.Фаттахов, Д.Ермеева катнашты, Г. Гатауллина дәртле биюләре белән килгән кунакларның күңелләрен җилкендерде. Үзбәк һәм төрекмән диаспоралары вәкилләре "Аулак өй"дә кунак булып кына калмады, үзләре дә...
-
Лениногорскиның яшь скрипкачылары дәрәҗәле исемнәр яулап кайтты
22 мартта Әлмәт музыка колледжында "Яшь музыкант" дип аталган республикакүләм конкурс узды. Лениногорск музыка мәктәбе укучылары да бәйгедә ктнашты һәм югары урыннар яулады. Владислав Виноградов II дәрәҗә лауреаты булды (остазы Р.А. Хәсәнова, конц. Г.Ф. Аганина). I дәрәҗә дипломанты - "Капельки" скрипкачылар ансамбле (җитәкчнсе Р.А. Хәсәнова, конц. Р.А. Мусина), II дәрәҗә...
-
Лениногорскиның фортепиано ансамбле республика конкурсында III урын алды
18 мартта Казанда "Созвучие" дип аталган республикакүләм конкурс узды. Анда катнашырга Лениногорскидан фортепиано ансамбле барды. Кәрим Биктиммиров белән Арина Зиатдинова (остазлары Ф.М. Исхакова) уңышлы чыгыш ясап, конкурсның өченче призерлары булды, дип хәбәр ителә муниципалитет сайтында.