МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорскиның "Язгы тамчы"сы икенче урын алып кайтты
18март көнне Чистайда "Камская мозаика" исемле республикакүләм хорлар конкурсы узды. Бәйгедә Лениногорскиның "Язгы тамчы" хоры да катнашты һәм II урын яулады. Хорның җитәкчесе З.З.Мөхәммәтҗанова, конц. Д.Ф.Самохвалова, иллюстратор А.И.Хөснуллина. Котлыйбыз!
-
Лениногорскида Миләүшә Идиятованың концерты югары дәрәҗәдә үтте (ФОТОЛАР)
Кичә, 18 март көнне шәһәр Мәдәният сараенда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Миләүшә Идиятованың концерты узды. Концерт шулхәтле матур, югары дәрәҗәдә узды. Ул хәтта башка концертларга охшамаган иде, үзгә булды. Ул иҗат кичәсен дә (Миләүшә ханымның күптән түгел юбилее иде һәм ире Рөстәм Идиятов белән сәхнәгә чыгуларына 25 ел), дуслар, туганнар...
-
Шөгерлеләр бүген спектакль куя
Бүген, 17 мартта Шөгер авылы мәдәният йортында Шөгер халык театры Аманулланың "Итәкле кияү" дип исемләнгән комедиясен тәкъдим итә. Рольләрдә: Идрис Давлетшин,Ильнур Давлетшин,Алмаз Хайров,Руслан Сунгатуллин,Алсу Биктагирова. Режиссеры Зилия Гараева. Башлана - 19.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!!!
-
Лениногорскида әтнәлеләр спектакль күрсәтте (фотолар)
Кичә лениногорскилылар тимер юл станциясендәге мәдәният йортында "Гүзәлем Әсәл" спектаклен карады. Чыңгыз Айтматов әсәре буенча әзерләнгән ике пәрдәле драманы Әтнә дәүләт драма театры артистлары күрсәтте. Тамашачы залы халык белән тулы, аеруча да ир-атлар күп иде. Халык артистларны алкышларга күмде. Татар телен камил белмәгәннәргә махсус наушниклар аша тәрҗемәсе дә тәкъдим ителде....
-
Бу атнада Лениногорскида әтнәләр спектакль куя
15 март - чәршәмбе көнне тимер юл станциясендәге "Письмянка" күп функцияле үзәктә Әтнә дәүләт драма театры "Гүзәлем Әсәл" спектаклен күрсәтәчәк. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү- ирекле
-
Лениногорскида Миләүшә Идиятова концерты була
25 ел сәхнәдә булуына багышлап районыбызның танылган җырчысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре лениногорскилыларга концерт куячак. Ул 18 март көнне сәгать 18.00 дә башлана. Билетлар Мәдәният сарае кассасында сатыла, 200 сум.
-
Иртәгә Шөгердә бәйрәм концерты була
6 март Шөгер авылы мәдәният йортында танылган артистлар концерт куячак. Анда Рәзил Камалов, Резидә Ганиуллина, Алмаз Мирзаянов һәм Раил Гыйззәтуллин катнашачак. Башлана сәгать- 19.00да. Билет бәясе - 200 сум.
-
Лениногорскилылар “Йолдызлык – Созвездие” фестиваленнән җиңүләр алып кайтты (фотолар)
1-2 март көннәрендә Баулыда "Созвездие- Йолдызлык" яшьләр телевизион республика фестиваленең зональ этабы узды. Анда лениногорскилылар да катнашты. Сайлап алу турында республиканың 6 районыннан 1 меңнән артык балалар катнашты. Икенче көнне гала-концерт узды. Шунда җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Лениногорскилылар алдынгы урыннар яулады. III место в номинации «Вокальные ансамбли» - Вокальный ансамбль «Солнечные...
-
Лениногорск биючеләре Алия Шәрипова һәм Равил Сафин җиңү яулап кайтты (фотолар)
26 февральдә Туймазы шәһәрендә бал биюләре буенча ярышлар узды. Анда Лениногорскидан Алия Шәрипова белән Равил Сафин катнашып, зур уңышка иреште. Лениногорскилылар парлы биюдә һәм Алия солода "Самба кубогы"н яуладылар. Яшь биючеләребезне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Салават Фәтхетдинов тарихи фильмда борынгы бабасын уйнаячак!
Казанда татар телендә "Кәрван Сарай" исемле тулы метражлы тарихи фильм төшерелә. Хәзерге вакытта башкаладагы рестораннарның берсендә табын артында барган күренешләрне төшерү эшләре бара. Кино төшерүчеләр юкка гына әлеге ресторанны сайламаган, чөнки аның дизайны һәм стиле нәкъ менә борынгы рухта башкарылган. Дөрес, биредә тәрәзәле стена, багана, өстәлдәге ризык кебек өстәмә детальләр...
-
Лениногорск укучысы "Беренче адымнар" конкурсы гала-концертында чыгыш ясады (фото)
11нче гимназия укучылары Эвелина Михайлова һәм Аделина Загретдинованың Яр Чаллы шәһәрендә узган "Беренче адымнар" республикакүләм конкурсында чыгыш ясап, I һәм III дәрәҗә лауретлары булуларын язган идек инде. 26 февральдә Михайлова Эвелина Яр Чаллы шәһәрендә узган гала-концертта чыгыш ясап кайтты. Кызларыбызны шушы уңышлары белән котлыйбыз! Рошания Хәсәншина
-
Шөгердә бәйрәм концерты булачак
Бүген Шөгердә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм чарасы булачак. Программада җыр-бию, уеннар һәм дискотека. Башлана 18:00 сәгатьтә.
-
Иске Иштирәктә булачак солдатлар ярышты (фото)
Ватанны саклаучылар көненә карата Иске Иштирәк мәдәният йортында "Ягез әле, егетләр" дигән бәйге узды. Анда Иске Иштирәк авылыннан Айнур Шәрифуллин, Нияз Шәңгәрәев, Бәкер авылыннан Айзат Заһиров һәм Ранис Хәйретдинов катнашты. Бәйге егетләрнең үзләре белән таныштырудан башланып китте. Алар үзләренең гаиләләре һәм әти-әниләре турында горурланып сөйләделәр. Егетләргә "Юмор остасы", "Галим", "Тәҗрибәле...
-
Лениногорск ансамбльләре "Сандугач сайрар илем" фестиваленең призёрлары
Кичә, 16 февраль көнне, "Сандугач сайрар илем" фестиваленең финал туры вокалистларны Әлмәт шәһәренә җыйды. Нефть төбәгенең 13 шәһәреннән килгән утыздан артык иң яхшы вокаль ансамбльләр "Иске Әлмәт" Мәдәният йортында очрашты. Лениногорскидан өч төркем катнашты, өчесе дә призлы урыннар яулады. "Барби" төркеме - II урын, "Солнечные лучики" һәм "Сәрвиназ" III урыннар...
-
Радионың сәнгать советы Ришат Төхфәтуллинның җырларын нигә үткәрмәгән?
Ришат Төхфәтуллин - татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе. Аның җырларын радионың сәнгать советы кабул итмәгән! Бетховенның бернинди сәләте юк дип уйлаганнар, Эйнштейнны акылга зәгыйфь дип санаганнар, Эдисонны надан дип мәктәптән куганнар дигән хәбәрләр белән янәшә куярлык яңалык түгелме соң бу? Ришат Төхфәтуллин бүгенге эстрада һәм сәнгать советлары турында уй-фикерләре...