МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Elvin Grey тагын Лениногорскига килә
Elvin Grey псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юлъякшин концерт белән янә Лениногорскига килергә җыена. Көз аенда ул Мәдәният сараенда чыгыш ясаган иде, концертында халык бик күп булган. Тамашачылар соравы буенча 6 февральдә Мәдәният сараенда ул өстәмә концерт куячак. Аның иҗатын үз итүчеләргә билетлар алырга соңга калмагыз, диясе килә
-
Лениногорск Мәдәният сараенда гыйнвар аенда узачак чаралар
16 гыйнвар 18:00 - Ганс Сайфуллин концерты 22гыйнвар 14:00 - «Лениногорск йолдызы» гала-концерты 26 гыйнвар 18:00 - Фәния Латыпова концерты 27 гыйнвар 18:00 - Цирк «Серпантин» 28 гыйнвар 18:00 - КВН «Кышкы кубок» уены (Студентлар көненә багышлана)
-
Артист Раилебез Мәскәү иңли
Билгеле булганча, якташыбыз, Яңа Иштирәк егете Раил Шәмсуаров - Галиәскәр Камал театры артисты. Шушы көннәрдә камаллылар Мәскәүгә гастрольләргә киттеләр. Безнең Раилебез дә анда. Фотода Раил Шәмсуаров. Мәскәүнең А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда "Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда" күргәзмәсенең рәсми ачылышында. фото vk.com/kamalteatr төркеменнән алынды
-
Мәдәният сараенда Иске Яңа елны билгеләп үттеләр (фотолар)
Кичә, 13 гыйнварда, Лениногорск Мәдәният сараенда Иске Яңа елны зурлап, концерт белән билгеләп үттеләр. Иҗат коллективлары чыгыш ясады, кызыклы номерлар әзерләнгән иде. Концерттан мизгелләр карыйбыз. Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары
-
Габделфәт Сафин: “Миндә бернинди курку хисе юк”
- Җырчы булу - яшьлегемнең төп максаты иде. Аңа тырышлыгым белән ирештем, шуңа күрә дә үземне бик хөрмәт итәм, - ди Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин. - Әмма җыр белән газета эшеннән башка, мин эшләп карыйсы килгән тагын ниндидер бөтенләй башка бер юнәлеш бар кебек. Эчке тоемлавым шулай ди. Җырлап...
-
Равил Шәрәфиев: “Элеккеге тормышымда мин җанвар булганмын...”
- Равил абый, сезнең "ялгыз бүре" дигән кушаматыгыз бар икән? - Әйе. Күп халыкны театрда гына яратам. Зал тулы булганда, мин кешеләргә риза. Тормышта исә халык белән аралашырга бик яратмыйм. Кирәкмәгәндә килеп бәйләнеп, юл буе сөйләштереп бара торган әрсез тамашачылар була. Мунчада берәү юынган җиремә килеп сөйләште. Аннан качып чабына...
-
Илсиябез Әгерҗе районында тәм-том белән сыйлана, кар көри
Якташ җырчыбыз Илсия Бәдретдинованың ВКдагы рәсми төркемендәге фотолардан күренгәнчә, ул Әгерҗе якларында концерт куйган, аннары кунак та булган. Менә ниләр язып куйган ул социаль челтәргә: Әгерҗе районы. Бер үзем бер бүлмәдә, зуууур караватта, сәгать 11.00 дә, пичтэ пешкән коймак исеннән уянып киттем... Ямь өстенә ямь өстәп телефон тотмый... Өстәлдәге иртэ...
-
30дан өлкәнрәкләр өчен дискотека була
Бүген Шөгер авылы мәдәният йортында 30 яшьтән узганннар өчен дискотека булачак. Анда 80-90 еллар хитлары яңгыраячак. Билет бәясе - 20 сум
-
Җидесе көнне Лениногорскида концерт була
Шәһәребезнең Мәдәният сараенда Алия һәм Илнур Сәхбетдиновлар концерт куячак. Башлана сәгать 19.00да.
-
Лениногорск 3D кинозалында нинди фильмнар күрсәтелә (афиша)
29 декабрьдә Мәдәният сараенда ачылган кинозалда Россия кинопрокатындагы бөтен премьералар да күрсәтелә. Керү Ленин урамы яклап. Алдан урын алып калу һәм башка сораулар буенча 5-04-98 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.
-
Лениногорскида Нәфкать Нигматуллин концерты булачак
Ул Мәдәният сараенда 3 гыйнварда 19.00 сәгатьтә була. Килегез, ял итеп китегез. Билетлар кассада.
-
Лениногорскига Нәфкать Нигъмәтуллин килә
Бәйрәм көннәрендә 3 гыйнварда шәһәребезнең Мәдәният сараенда Татарстанның халык артисты Нәфгать Нигъмәтуллинның концерты узачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.
-
Лениногорскида узды, бүген сарабикколлылар каршы ала
Лениногорск Мәдәният сараенда җырчы Салават Фәтхетдиновның концерты узды. Лениногорскилылар зал тутырып килгән иде. Яраталар шул җырчыны, алкышларны да кызганмадылар. Дүрт кеше чәчәк бүләк итте. Билет бәясе 600-700 сум торды. Салават җыр терапиясе үткәрде, ягъни кабатланмас тавышы, матур җырлары белән халыкны "дәвалады". Берничә тапкыр "Татар милләте югалмасын иде", "Татар телендә сөйләшик,...
-
Райондашыбыз Айрат Шәйхлисламов Яңа ел турында яңа җырын тәкъдим итә
Премьера !!!!!!!!! Өр яңа җырыбыз !!!! Айрат Шайхлисламов көе Алмаз Әхмәтгалиев сүзлэре аранжировка: Азат тухватуллин сведение: Филюс Беркет . Все права защищены . Җырны шушы сылтама аша кереп тыңлагыз: https://vk.com/shugurairat
-
Лениногорскилы Рамил Габитовның яңа җыры радиода яңгырады
Кичә яшь лениногорскилы Рамил Габитовның "Ярат мине" исемле җыры тәүге тапкыр "Татар радиосы"нда яңгырады. Бу турыда Рамил Вконтактедагы страничкасында хәбәр итә. Сез дә Рамил Габитов башкаруында "Ярат мине" дип исемләнгән яңа җырны тыңлап карагыз. Менә сылтамасы: https://vk.com/id32665072?w=wall32665072_7905