МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорскиның яшь скрипкачылары уңышлы чыгыш ясады
Шәһәребезнең балалар музыка мәктәбе халыкара конкурс лауреатлары булды. Алар Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Без бергә булганда" халыкара конкурс-фестивальдә чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, Влад Виноградов - II дәрәҗә, Мәликә Усманова III дәрәҗә лауреатлар булды. Икесе дә скрипка классы укытучысы Розалия Хәсәнова шәкертләре.
-
Әлмәттә серле музей ачылган (фотолар)
Бүген әлмәтлеләр сихри дөньяга чумды. Элеккеге универмаг бинасында Швейцария фәнни үзәгенең "MIRRORS IN MIND" һәм "SOUNDSCAPES" фән һәм техника музее экспозициясе эшли башлады. Экспозицияне караган әлмәтлеләр аны могҗиза дип атады. Чынлап та, нәрсә генә юк биредә: белемнәрне киңәйтергә мөмкинлек бирүче көзгеләр, башваткычлар һәм башкалары. Шушында ук гардероб бар. Чишенеп кереп,...
-
Лениногорск "йолдызлары"н карарга барабызмы
Киләсе атнада, 18 декабрь көнендә "Лениногорск йолдызы" конкурсының икенче туры узачак. Ул Мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр ителә социаль төркемдә. Билетлар кассада.
-
Район мәдәният хезмәткәрләре бердәм эшләвен күрсәтә (фотолар)
"Писмән" тимерьюл станциясендәге мәдәният йортына район мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Район Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Глухова үзенең хезмәткәрләре белән алар өчен тренинг үткәрде. Ул команда булып оешуга һәм бердәм булып эшләүгә юнәлдерелгән чара иде. Катнашучылар күтәренке кәеф алды. Район мәдәният хезмәткәрләре дус, бердәм булып эшләвен тагын бер кат исбатлады.
-
Лениногорск кызлары инглиз җыр конкурсында призлар урыннар алып кайтты
Казанда узган VI инглиз җыры конкурсында Лениногорск педагогия колледжы студентлары да катнашты. Алар уңышлы чыгыш ясады. Музыка бүлегенең III курс студенты Гүзәл Вәлиулина икенче урын, IV курста укучы Эльвина Мифтахова өченче урын яулап кайтты. Кызларны котлыйбыз!
-
Лениногорск китапханәләрендә "2017 секунд уку" узды
Бүген, 6 декабрь көнне, шәһәр һәм районның 19 китапханәсе халыкара марафонда катнашты. "Яшәү өчен укыгыз" яки "2017 секнд уку" дип исемләнгән марафон бөек рус язучысы Николай Карамзинга багышланган иде. Акциядә Куакбаш һәм Федотовка авыл җирлеге башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп китапханәчеләре һәм актив китап укучылар катнашты. Алар Николай Карамзинның әсәрләреннән өзекләр...
-
Лениногорскида Ринат Хәбибов иҗат кичәсен үткәрә
9 декабрьдә җырчы Ринат Хәбибов иҗат кичәсен үткәрәчәк. Ул балалар музыка мәктәбендә 15.00 сәгатьтә башлана.
-
Айдар Галимов яңа клибында үзе самолет йөртә (видео)
Айдар Галимов башкаруындагы җырга өр-яңа клип әзер булды. Ул «Хыялларда бәхет эзлибез» дип атала. Җырның авторлары - шагыйрә Зифа Нагаева һәм композитор Урал Солтанов. Яңа клипта Айдар Галимов самолет йөртә. Җырның мәгънәсе видеога туры килеп тора. Чыннан да, кайвакыт бәхетне ераклардан, һавалардан эзлибез, ә ул җирдә, яныбызда була. http://artistlar.ru/
-
Зәй-Каратайда узган концерттан мизгелләр (ФОТОЛАР)
Зәй-Каратайда Әниләр көне уңаеннан концерт узган. Анда Әлмәт төбәге җырчылары, ансамбльләре дә катнашкан. Фотолар карыйбыз. https://vk.com/id31609532 фотолары
-
Түбән Чыршылыда бишек җырларын искә алдылар (ФОТОЛАР)
Түбән Чыршылы мәдәният йортында "Әниемнең бишек җырлары" дип аталган бәйрәм кичәсе узды, дип яза Раилә Әхмәдиева. Бәйрәмебез бик матур булды. Мәчеткә йөрүче ак яулыклы апалар вәгазь укыдылар, бишек җыры жырлады. Садиктан килгән балалар әниләрне, әбиләрне котлап, шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. Мәктәп балалары үзләре язган шигырьләрен , иншаларын укыды. "Җидегән чишмә"...
-
Таһир Шәмсуаров яңа китабын тәкъдим итте (фотолар)
Кичә, 25 ноябрь көнне, әдәбият сөючеләр кабат Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәгә җыелды. Бу юлы Таһир Шәмсуаровның "Җанлы шәм" исемле яңа китабы тәкъдим ителде. Бирегә авторның якыннары, иҗатташ дуслары җыелган иде. Кичә бик җылы һәм эчтәлекле үтте. Тулырак бу хакта "Заман сулышы"ның киләсе саныннан укып белерсез. Зилә Мөдәрисова фотолары
-
11нче гимназиядә укучылар әниләре белән бергә артистлыгын күрсәтте (фотолар)
Шәһәребезнең 11нче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар катнашында Әниләр көненә багышланган чара үтте. Бәйрәмдә һәрбер сыйныфтан бер әни үзенең баласы белән чыгыш ясады. Музыкаль номер күрсәттеләр, кемдер җыр ягыннан оста, кемдер бию ягыннан булдыра икән. Әниләр ризык пешереп килгән, аның турында матур һәм оста итеп сөйләп, тәкъдим иттеләр. Шулай ук башлангыч сыйныфта...
-
Салават, Айдар Галимов, Нәфкать «Винни-Пух» мультфильмында «уйный»
Данир Сабиров пародия остасы буларак татар эстрадасын "ду" китерә. Хәзер исә Данир яңа шөгыльгә керешкән: бугенге татар эстрадасы белән элеккеге совет мультфильмын кушкан. Нәтиҗәдә кызыклы татарча мультик туган. Карап карагыз, моны караганнан соң бүгенгә җитәрлек яхшы кәеф гарантияләнә. Рольләрдә: Салават Фәтхетдинов - Вини-Пух, Айдар Галимов - Пятачок, Нәфкать Нигъмәтуллин -...
-
Илсөя Бәдретдинова: Үзем теләгәнчә клип төшердем (видео)
Популяр җырчы Илсөя Бәдретдинованың "Дәшмәгез" җырына төшерелгән клибы табадан төште. Җырның сүзләре, көе, башкарылуы, клибы - бар да тетрәндергеч, күңелгә үтеп керердәй көчле. Әйтерсең, ул үз тормышы, язмышы турында җырлый. Илсөя үзе: "Үзем теләгәнчә язылган җыр һәм мин теләгәнчә төшерелгән клип бу", - ди. - Җырның сүзләрен Вәсимә Хәйруллина, көен...
-
Лениногорскида бүген "йолдызлар" кабыначак
Бүген, 20 ноябрьдә, Мәдәният сараенда "Лениногорск йолдызы-2016" конкурсының беренче туры узачак. 14.00 сәгатьтә башлана. Яшь артистлар концертына рәхим итегез!