МӘДӘНИЯТ рубрикасы буенча яңалыклар
-
В Казани стартовал суперфинал «Созвездия-Йолдызлык»
Имена лауреатов конкурса будут объявлены на двух итоговых гала-концертах, которые состоятся 13 и 20 апреля.
-
Лениногорскиның Р.Шиһап исемендәге халык театры яңа премьера күрсәтәчәк
Р. Шиһап исемендәге татар халык театры шушы көннәрдә тагын бер яңа спектакль әзерләп бетергән. Ул - Наил Нуртдиновның "Дулаган атка-корыч йөгән" дигән спектакле.
-
Шәрәфи шаяруы
5 апрель көнне Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Шәрәфиев Равил Шиһап улына 80 яшь тулды Хөрмәтле Равил Шигапович, Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, гаилә иминлеге телибез!
-
Лениногорскида Татарстан гимны сүзләре авторы Рамазан Байтимеровның 95 яшьлеге уңаеннан искә алу кичәсе үтте (ФОТОЛАР)
Мәдәният сараенда үткән кичә Рамазан аганың төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре татар һәм рус телләрендә башкарылды, җырлары башкарылды.
-
Шөгерлеләрне комедия карарга чакыралар
Шөгер мәдәният йортында Шөгер халык театры Фоат Садриевның "Җәмиләнең җенләнүе" дип исемләнгән комедиясен тәкъдим итә,дип хәбәр итә Шөгер төркеме.
-
Лениногорскиның "Пируэт" ансамбле гран-при алып кайтты
“Пируэт” үрнәк бию ансамбле Санкт-Петербургтан иң югары бүләк – гран-при белән кайтты.
-
Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрадасы йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирзәр Мортазинга "Татарстанның халык артисты" исемен бирү турында карарны имзалаган. Бу документ 24 мартта Татарстан Президенты сайтында чыккан. Шулай ук әлеге карар нигезендә Г. Тукай исемендәге Татар филармониясенең Татарстан дәүләт...
-
"Безнең араны кемгәдер бозарга кирәк булгандыр. Журналистлар моның өчен миннән гафу үтенде" - Илдар Хәкимов Элвин Грейга җавап бирде
Элвин Грей белән Илдар Хәкимов арасында низаг кызганнан-кыза дип язган идек. Илдар Хәкимов Радикның популярлыгы озакка бармаячак дигәч, аның сүзләренә каршы Радик үзе Инстаграмда бик зур пост урнаштырды. Элвинның язганнарына җавап итеп, яшен тизлеге белән диярлек, Илдар Хәкимов бүген болай дип язды: Радик дустым! Безнең араны кемгәдер бозырга кирәк булгандыр...
-
Элвин Грей Илдар Хәкимовка җавап биргән
Элвин Грей Илдар Хәкимовның үзенең адресына әйткән сүзләргә үпкәләгән. Илдар тиздән Грейның популярлыгы бетүен фаразлаган иде. Радик Юлякъшин Инстаграмда җавап йөзеннән әле бирешмәячәген, яшь булуын барысы да алда булуын әйтә. Илдарны үз бакчасына таш атуда, көнләшүдә гаепли. Юк-бар артистка атказанган исем бирелмәвен искәртә. Соңыннан Элвин Грей Илдарга талантлы хатыныңа сәлам...
-
Илдар Хәкимов Элвин Грейның популярлыгы озак бармаячагын фаразлады
Элвин Грей һәм Илдар Хәкимовлар "Дуслык күпере" бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестивалендә махсус кунак буларак чакырылган. Җырчы Илдар Хәкимов бүген журналистларга Элвин Грейның популярлык серен аңлатты һәм ул популярлыкның озак бармау мөмкинлеген әйтте. Бүген Татарстан халыклары Дуслык йортында "Дуслык күпере" бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда фестивальнең сопродюсерлары...
-
Ильяс Халиков тормышында яңа борылыш
Дини җырлар, мөнәҗәтләр башкару белән танылган җырчы Ильяс Халиков яңа вазифага керешкән. Менә инде ике айга якын ул Лаеш район үзәгендә урнашкан спорт мәктәбен җитәкли. Бу турыда җырчы "Матбугат.ру" хәбәрчесенә сөйләде: - Өйдән эшкә кадәр бер 40 минутлап барасы. Эш машинасын бирделәр. Яңа эшем бик ошый. Күпләр белә, Ильяс Халиков...
-
Римма Никитина: "Элвин Грей җырымны тыңлады да качты"
Яшь җырчы Римма Никитина Радикка багышлап "Өйлән давай!" дигән җыр язган иде. Күпләр кызны Элвин Грейга гашыйк булган, хәтта кияүгә чыгарга җыена дип сөйләде. Ә чынлыкта ничек соң? - Элвин Грейга кияүгә чыгарга исәбем юк. Аның белән дуэт җырлар өчен җыр язган идем: "Радик Юльякшин, син шәп малай, Мин матур...
-
Габделфәт Сафин халыкны аякка бастырган
Чын халыкныкы булган артистлар, кызганычка каршы, бармак белән генә санарлык. Гасыр башында күчмә театр артистларының яисә җырчыларның кышкы салкында, җәйге челләдә, аннан да хәтәррәк - сугыш барган фронтларда спектакль, концерт куюлары белән бүгенге көндә җылы, матур сәхнәләргә чыгып, "җыр" сузулары кайчакта, хәтта мәзәк тоела. Әйе, замана белән бергә халыкның теләк-омтылышлары...
-
Күңелсез хәбәр: Олег Табаков үлгән
Бу хакта Чехов исемендәге театрга сылтама белән РИА Новости яза. Актер хастаханәдә вафат булган. Ул анда узган елның ноябреннән бирле дәваланган. Бик күпләрнең кумиры булган Олег Табаковка 82 яшь иде. http://matbugat.ru/
-
Хәния Фәрхинең әнисенең бүген туган көне, аңа ничә яшь?
Бүген җырчы Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апаның туган көне. Аңа 88 яшь тулды. Картыйләрен (оныклары шулай дәшә) котлап, Галия Ибәтуллина (Хәния Фәрхинең сеңлесенең кызы) Инстаграмга фото кертә. http://saby-rt.ru/news/novosti/khniya-frkhine-nisene-bgen-tugan-kne-aa-nich-yash Фото:vk.com/tatartoday