Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Габделфәт Сафин халыкны аякка бастырган

Чын халыкныкы булган артистлар, кызганычка каршы, бармак белән генә санарлык. Гасыр башында күчмә театр артистларының яисә җырчыларның кышкы салкында, җәйге челләдә, аннан да хәтәррәк - сугыш барган фронтларда спектакль, концерт куюлары белән бүгенге көндә җылы, матур сәхнәләргә чыгып, "җыр" сузулары кайчакта, хәтта мәзәк тоела. Әйе, замана белән бергә халыкның теләк-омтылышлары...

Чын халыкныкы булган артистлар, кызганычка каршы, бармак белән генә санарлык. Гасыр башында күчмә театр артистларының яисә җырчыларның кышкы салкында, җәйге челләдә, аннан да хәтәррәк - сугыш барган фронтларда спектакль, концерт куюлары белән бүгенге көндә җылы, матур сәхнәләргә чыгып, "җыр" сузулары кайчакта, хәтта мәзәк тоела.
Әйе, замана белән бергә халыкның теләк-омтылышлары да үзгәрә, сәхнә әһелләре исә моңа яраклаша гына.+
Халык артисты беркайчан да халкыннан читләшми, аның белән бергә атлый. Бөтен иҗаты халыкчанлыгы белән сугарылган, "Бөек татар" җыры белән бөтен татар илен аякка бастырган, яңа сулыш өргән - Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин нәкъ шундыйлардан.
Үзенең концертларында Габделфәт әфәнде тел мәсьәләсе, аның киләчәге турында да үз фикерләрен җиткерде. "Мәктәптә немец теленә, институтта инглиз теленә өйрәтеп карадылар, ләкин үз ана телеңнән дә якынрагы юк. Татар теленең киләчәге бар, чөнки Бөек татар халкы булганда, тел бетмиячәк".
Сүздә генә түгел, гамәлдә дә Габделфәт Сафин моны һәрчак раслап тора. Ул һәр концертында "Туган тел" җырын киләчәккә маяк итеп, халкы белән бергә басып җырлый.
Алия ӘБРАРОВА
Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев