МӘГАРИФ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Дәүләт Думасында Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасында Төп дәүләт имтиханын гамәлдән чыгару турында закон проекты әзерлиләр. Бу хакта «Известия» газетасы Думаның мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Максим Зайцевка сылтама белән хәбәр итә.
-
Татарстанда салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү турында аңлаттылар
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә дәресләрнең нинди һава температурасында кичектерелергә мөмкин булуын аңлатты.
-
Балаларны беренче сыйныфка яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр
2021 елда беренче сыйныфка балаларны кабул итүдә яңа кагыйдәләр кертелә.
-
Россия Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны даими итәргә җыенмый
Россия Мәгариф министрлыгы дистанцион укуны даими итәргә җыенмый, бу мәҗбүри чара гына. Бу хакта РИА Новости агентлыгы ведомство башлыгы Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.
-
11нче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен расладылар
Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен раслады.
-
Россиядә югары уку йортларына керү кагыйдәләре яңартыла
Россия университетлары һәм институтларының студентларны кабул итү кагыйдәләрендә үзгәрешләр барлыкка килде. Әлеге кагыйдәләр киләсе уку елында үз көченә керәчәк. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
-
Роспотребнадзорда Бердәм дәүләт имтиханын читтән торып тапшыру мөмкинлеген бәяләделәр
Киләчәктә Бердәм дәүләт имтиханы дистанцион рәвешкә күчерелергә мөмкин, әмма мондый формат әлегә имтиханны объектив рәвештә үткәрергә һәм аны тулысынча контрольдә тотуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирми.
-
Чыгарылыш сыйныфлар БДИга керү өчен йомгаклау иншасы яза торган көн билгеле
Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга рөхсәт алу өчен 11 сыйныф укучылары йомгаклау иншасын 2 декабрьдә язачак. 9 сыйныф укучылары өчен рус теленнән әңгәмә 2021 елның 10 февралендә булачак. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.
-
9нчы сыйныфлар өчен Төп дәүләт имтиханы расписаниесе тәкъдим ителде
2021 елда мәктәп укучылары өчен Төп дәүләт имтиханын (ТДИ) 20 апрельдән 1 июльгә кадәр үткәрү күздә тотыла, диелә норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән расписание проектында.
-
Иске Иштирәктә "Үсеш ноктасы" ачылды
Бүгенге вакытта Татарстан республикасы мәктәпләрендә 42 “Үсеш ноктасы” үзәге эшләп килә. Шуларның берсе бүген Лениногорск районы Иске Иштирәк авылы мәктәбе нигезендә ачылды.
-
Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте
Россия Мәгариф министрлыгы балаларны мәктәпкә кабул итү тәртибен үзгәртте. Боерык хокукый мәгълүмат порталында басылып чыккан дип хәбәр итә ведомство.
-
БДИда мәҗбүри фәннәрнең берсе гамәлдән чыгарылды
Чит тел буенча имтихан мәҗбүри исемлектән алынды.
-
БДИ-2021 биремнәренә нинди үзгәрешләр кертелүе билгеле
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе Анзор Музаев киләсе елда БДИ һәм ТДИ биремнәренә нинди үзгәрешләр кертелүе турында сөйләде. Бу хакта ул онлайн-режимда узган Гомумроссия ата-аналар җыелышында хәбәр итте.
-
Путин мәктәп укучыларын дистанцион укуга күчерү планнары турында сөйләде
РФ Президенты Владимир Путин илдә мәктәпләрне тулысынча дистанцион режимга күчерергә җыенмауларын әйтте. Бу хакта ул Бөтенроссия ачык дәрес вакытында белдерде.
-
Казанда «Адымнар» беренче полилингваль белем бирү комплексын ачтылар
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Адымнар» күптелле белем бирү комплексында өч телдә горурланып укырга, яшәргә мөмкинлекләр барлыгын әйтте. Бу хакта ул комплексның тантаналы ачылышында сөйләде.