МӘГАРИФ рубрикасы буенча яңалыклар
-
1 сентябрьдән Россия мәктәпләрен гадәти уку режимына күчерүгә әзерлиләр
Балалар бакчалары һәм мәктәпләр 1 сентябрьдән укуны гадәти режимда башлаячак, дип өметләнә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза.
-
Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый
Сергей Кравцов киләсе уку елында мәктәп укучылары өчен укуда үзгәрешләр көтелми дип ышандырды. Россия Мәгариф министрлыгы киләсе уку елында мәктәп программасына яңа фәннәр кертүне планлаштырмый. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Большая перемена» онлайн-фестивале барышында әйтте.
-
Аттестатлар ике атна дәвамында әзер булачак
Бу уку елының чыгарылыш сыйныф укучылары июньнең беренче атнасында аттестатлар алачак. шул исәптән, алтын медальләргә дәгъва кылучы укучылар да.
-
Мәгариф министрлыгы башлыгы югары уку йортларына керү тәртибен аңлатты
Гаризаны бердәм дәүләт имтиханын тапшырганга кадәр язарга мөмкин. Абитуриентлар югары уку йортларына гаризаларны 20 июньнән 17 августка кадәр тапшыра ала. Беренче канал эфирында мәгариф һәм югары белем бирү министры Валерий Фальков шул турыда әйтте.
-
Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү көннәре билгеле
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт барлык фәннәр буенча бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакытын атады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Бердәм дәүләт имтиханы 19 июньнән соң үткәрелергә мөмкин
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханын тапшыру тәртибен аңлатты
-
Бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кичектерелә
Россиядә бердәм дәүләт имтиханын уздыру вакыты кабат кичектерелә. Бу турыда РИА Новости Россия Мәгариф министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.
-
Россия Мәгариф министрлыгы уку елын 1 сентябрьдә көндезге форматта башларга әзерләнә
Россиядә яңа уку елы 1 сентябрьдә көндезге форматта башланырга тиеш. Якын киләчәктә көндезге урта белем форматыннан баш тарту күздә тотылмый, дип белдерде мәгариф министры урынбасары Дмитрий Глушко «Комсомольская правда» радиостанциясенә биргән интервьюсында. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
-
Рафис Борһанов: Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала
Биш көнлек уку атнасына күчүне һәр мәктәп үзе хәл итә ала. Бу хакта туры эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте.
-
Мәгариф министры бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарын оештыру турында сөйләде
Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Татарстанда дистанцион белем бирүне оештыру, мәктәп укучылары төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын кайда тапшыруы, эшнең яңа формасының педагогларның хезмәт хакы һәм белем бирүнең сыйфатына нинди йогынты ясавы турында сөйләде. Министр Андрей Кузьминга интервью бирде.
-
Бердәм дәүләт имтиханнарының яңа расписаниесе билгеле
Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнарының беренчесе 8 июньдә узачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән хәбәр итә.
-
БДИны вакытыннан алда бирү этабы күчерелде
11 сыйныфта бердәм дәүләт имтиханының һәм дәүләт чыгарылыш имтиханының вакытыннан алда этабы төп чорга — 25 майдан 29 июньгә кадәр күчерелә. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
ТР Мәгариф министрлыгы муниципалитетларга дистанцион укыту буенча инструкция җибәрде
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципалитетларга мәктәпләрдә электрон, дистанцион укытуны оештыру буенча инструкцияләр җибәрде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Куакбаш мәктәбе укучылары киләчәк өчен кайгыртучанлык күрсәтә (фотолар)
Куакбаш мәктәбендә 9 сыйныф укучылары шәхси йомгаклау проектларын тәкъдим иттеләр. 6 укучы дүрт фәннән уку елы башында ук сайланган темалары буенча эзләнү-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре белән таныштырды.
-
Мәгариф идарәсендә балалар туклануын оештыру турында сөйләшү булды
Лениногорск мәгариф идарәсе залында мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм азык-төлек блогы хезмәткәрләре катнашында киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында балаларны тукландыруны оештыру проблемалары турында җитди сөйләшү булды.