МӘГАРИФ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Мәгариф һәм фән министрлыгы: БДИның сынау этаплары өчен түләү алу рөхсәт ителми
БДИның сынау этаплары, бердәм дәүләт имтиханы кебек үк, бушлай үткәрелә. «Мәгариф турында»гы закон нигезендә, укучылардан дәүләт йомгаклау аттестациясен узган өчен түләү алу рөхсәт ителми, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
-
Укытучының дәрәҗәсен кем төшерде?
Баласы укытучыны мыскыл иткән өчен – 5 мең сум штраф. Киләчәктә әти-әниләрне әнә шундый «күчтәнәч» көтмәгәе. Гомумроссия мәгариф хезмәткәрләренең һөнәр берлеге педагогларны яклау өчен әнә шундый катгый закон проекты әзерләгән. Яңалык мәктәпләрдә тәртип урнаштырырга ярдәм итәрме?
-
Лениногорскида предметларны шахмат белән интеграцияләү буенча иң яхшы мастер-класс муниципаль конкурсы узды
Хәзерге заман мәгарифендә шахматның мөһимлеген аңлап, ел саен башлангыч сыйныф укытучылары арасында уку предметларын шахмат белән интеграцияләү буенча иң яхшы мастер-класска конкурс уздырыла. Мастерлар үзләренең коллегаларын кызыклы алымнарга, формаларга, интеграция технологияләренә өйрәтәләр.
-
Мәктәпләрдә өй эшен компьютер тикшерәчәк - «Ватаным Татарстан» газетасы
Киләчәктә укытучының бер мәшәкате кимергә мөмкин. Мәктәпләрдә өй эшен тикшерүне компьютерга йөкләргә җыеналар. Барысын да түгел, бер өлешен. Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев әнә шундый тәкъдим җиткергән.
-
Биш мең: азмы-күпме? Лениногорск укытучыларының фикерләре
Федераль җыенга юлланган чыгышында Россия Президенты Владимир Путин яңа уку елыннан сыйныйф җитәкчеләренә өстәп 5 мең сум акча түләнәчәген хәбәр итте. Без укытучыларның фикерләрен белешергә булдык.
-
«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында республика уку йортлары яңа җиһазлар белән тәэмин ителгән
Узган елда республиканың 15 мәктәбенә, 17 техникум һәм көллияткә яңа комьютерлар һәм презентация өчен махсус җиһазлар кайтартылган.
-
Лениногорскида "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2020" бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды
27 нче гыйнварда 7 нче урта мәктәп базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы " Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды.
-
Расланган БДИ расписаниесе билгеле
11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның сайлап алына торган имтиханнарны билгеләү өчен ике атнадан әзрәк вакыт калып бара. 1 февральдән соң Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт БДИда катнашу өчен гаризалар кабул итүне туктатачак.
-
Мәгариф министры укытучыларга балаларга өй эшләрен күп бирмәскә кушты
Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов мәктәп укучыларына өй эшләрен күпләп бирүнең зыяны турында сөйләде. «Күпчелеген дәрестә бирергә кирәк. Бала кайткач, ял итәргә тиеш. Аның бит түгәрәкләре, секцияләре дә бар», — диде министр бүген 2нче лицей-интернатта узган киңәшмәдә.
-
Мәктәпне бетергәндә бирелә торган аттестатта яңа билге булачак
Россия мәгариф министры Ольга Васильева «Российская газета»га төп һәм урта гомуми белем бирү турындагы аттестатлар тапшыруның яңа тәртибе турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
-
Татарстанда ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак
Гомуми белем бирү оешмаларында балаларны беренче сыйныфка язу февраль аенда башлана.
-
2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакыты билгеле
РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте боерыгы нигезендә, 2020 елда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп дулкыны 25 майда башланып, 16 июньдә төгәлләнәчәк. Бу хакта «Российская газета» яза.
-
Россия мәгърифәт министрлыгы укытучыларга хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте
Мәгърифәт министрлыгы укытучыларның хезмәт хакларын арттыру турындагы тәкъдимне Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына юллаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
-
Россия мәктәпләрендә бертуган балаларның бергә уку хокукы расланды
Россия Президенты Владимир Путин бертуган балаларның бергә уку хокукын раслады. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
"Ел укытучысы" конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде
5 нче мәктәп базасында «Ел укытучысы»конкурсының муниципаль этабы узды.