РӘСМИ БҮЛЕК рубрикасы буенча яңалыклар
-
Авылда клуб янган
Бүген төнлә Спас районы Тукай авылындагы клубта янгын чыккан. Гадәттән тыш хәл турында 03:40 сәгатьтә хәбәр ителә. Авыл клубының стенасы һәм түшәменә ут капкан була. Янгын тиз арада сүндерелә. Ут клубның 4 квадрат метр мәйданын гына камап алган була. Китерелгән зыян исәпләнелә, зыян күрүчеләр юк, диелә рәсми хәбәрдә. http://intertat.ru
-
Минималь хезмәт хакы күләме билгеләнде
Россия Президенты Владимир Путин яңа минималь хезмәт хакы күләмен билгеләде. 2016 елның 1 гыйнварыннан илдә минималь хезмәт хакы күләме аена 6204 сум булачак. Әлеге үзгәреш "Минималь хезмәт хакы күләме турында"гы федераль канунның аерым маддәсенә кертелгән. Документ Дәүләт Думасы тарафыннан 2 декабрьдә кабул ителгән, Федерация Советы тарафыннан 9 декабрьдә хупланган.
-
Журналист Эльвира Фатыйхованың машинасына атканнар (ФОТО)
Гадәттән тыш хәл! Соңгы вакыт "Сираҗи сүзе" газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшләүче Эльвира Фатыйхованың бүген машинасына атканнар. "Эштән чыктым, 500 метр чамасы бардым да туктадым. Шунда аттылар да. Эштән чыкканны көтеп торганнардыр инде. Миңа эләкмәде, машинаның арткы тәрәзәсе генә ватылды", - ди Эльвира. Фейсбуктагы битенә ул менә шушы фотоны...
-
Игътибар! Лениногорск эчке эшләр бүлегендә гражданнар кабул ителә
14 - 18 декабрь аралыгында Лениногорск эчке эшләр бүлегендә гражданнар кабул ителә. Анда килүчеләргә бушлай консультация биреләчәк. Гражданнарны кабул итү Лениногорск эчке эшләр бүлегенең 219 нчы кабинетында үтәчәк. Белешмә өчен телефон: 2-72-12.
-
Тиздән LADA X-RAY җыела башлый (+ФОТО)
Лада Вестадан бигрәк, LADA X-RAYның чыгуын күбрәк көтә халык: фотолары "кәттә" күренде бит. АвтоВАЗ заводында 15 нче декабрьдә LADA X-RAY җыела башлаячак. Декабрь буена 500 машина җыелачак икән. Ул сатуга 2016 нчы елның февралендә чыгар дип көтелә. Әлегә аның бәясе әйтелми. Әмма Лада Вестаның да арзан булмавын исәпкә алсак, бәясе...
-
Өч тапкыр кагыйдә бозсаң, бер елга таныклыксыз калуың бар
Россия Эчке эшләр министрлыгы яңа закон проекты әзерли. Елына өч тапкыр юлда йөрү кагыйдәсен үтәмәүчеләрне бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Кагыйдә бозулар электрон реестрда теркәлеп барачак ди. Чит илләрдә әлеге алымга охшаган балл системасы күптән эшләп килә инде. Әйтик, Англия, Франциядә, Германиядә кагыйдәне үтәмәгән автомобиль йөртүчегә бер...
-
Лениногорскига инженер, табиб, тәрбияче кирәк
Шушы көннәрдә мәшгульлек үзәгендә эш урыннары тәкъдим итү ярминкәсе үтте, дип хәбәр итә муниципалитет сайты. Хәзерге вакытта безнең шәһәр һәм райондагы оешма-предприятиеләргә инженер, табиб, аш пешерүче, машина йөртүче, тәрбияче һәм башка белгечләр кирәк икән. Ярминкәдә барлыгы 151 эш урыны тәкъдим ителгән. Килгән 113 кешенең 28е әңгәмә нәтиҗәләре буенча эшкә урнашу...
-
27 кеше ВИЧ-инфекция йоктырган
5-11 ноябрьдә Татарстан Республикасында ВИЧ-инфекциянең 27 очрагы теркәлгән. Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе шул хакта хәбәр итә. Бу очракларның иң күбесе (8 очрак) Чаллыда теркәлгән. ВИЧ-инфекциялеләр Казанда 7 кеше, Әлмәт, Әгерҗе, Аксубай һәм Актаныш районнарында - 2 шәр очрак, Азнакай, Зәй, Түбән Кама,...
-
Машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә таләпләр катгыйлана
2016 елның 1 гыйнварыннан машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә имтихан бирү тәртибе катлаулана. Хәзерге вакытта теория өлешендәге тесттагы 20 сорауның икесенә дөрес җавап бирмәсәң дә, имтиханны уңышлы узган булып санала идең. Яңа кагыйдәләр буенча, дөрес булмаган һәр җавап өчен өстәмә биш бирем чишәргә туры киләчәк. Махсус мәйдандагы имтиханнарга исә, «змейка»,...
-
"Заман сулышы"на район башлыгы рәхмәт хаты тапшырды
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлеге, әлеге теманы оста яктыртуы өчен Мәдәният сарае сәхнәсендә җирле массакүләм-мәгълүмат чараларын, шул исәптән "Заман сулышы" коллективын да билгеләп үттеләр. Ул авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм чарасы вакытында булды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов коллектив җитәкчеләренә Рәхмәт хаты тапшырды, уңышлар теләде. Гүзәлия Нигъматзянова фотосы
-
Лениногорскилыларны Татьяна Воропаева кабул итә
13 ноябрь көнне 12.00 сәгатьтә Лениногорск шәһәре, Булгаков урамы, 1А йорт адресы буенча ЗАГС бүлегендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан Республикасындагы региональ җәмәгать кабул итү урыны җитәкчесе Татьяна Воропаева райондашларны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11.
-
Илфак Шиһапов Балтачта нишләп йөргән
Бу юлы Балтач районындагы тагын берничә авылны әйләнергә булдык. Кара син аны, әле мин булмаган авыллар да бар икән бит бу районда! Курамьял авылына Чепья аша барасы. Татар авылы бу. Аңа терәлеп үк Улисьял атлы авыл урнашкан - монысында марилар яши. Ял - марича авыл дигән сүз. Янәшәдә үк Дорга,...
-
Һәр шешәне исәпкә алачаклар
Тиздән сату нокталарында махсус җиһазлар барлыкка килеп, алар ярдәме белән аракының легаль булу-булмавы ачыкланачак. Шулай итеп, Татарстанда исерткеч эчемлекнең һәр шешәсен исәпкә алырга җыеналар. Әлеге максаттан ЕГАИС дигән система кертелә. Әлеге бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмати системасы спиртлы эчемлекләрне сату һәм җитештерү өлкәсен контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Ягъни һәр сатып алынган...
-
Лениногорскилылар, бәйге бара тавыш бирегез
IV Халыкара энергоэффектлыкны һәм энергетиканы үстерү форумы алдыннан үткәрелгән Беренче Гомумроссия массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсының региональ этабы тәмамланды. Россия Энергетика министрлыгына Татарстан Республикасыннан конкурсның федераль этабында катнашу өчен лаеклы эшләр тәкъдим ителде. Бәйгенең максаты - энергия белән тәэмин итүгә һәм энергоэффектлыкны арттыру сорауларына халыкның игътибарын җәлеп итү. Федераль эксперт комиссиясе...
-
Казан янә халыкара ярышлар кабул итәргә әзерләнә
7-8 ноябрьдә Татарстан башкаласы акробатик рок-н-ролл буенча дөнья үзәгенә әйләнәчәк. Биредә бу спорт төре буенча Дөнья чемпионаты, чемпионат һәм Европа беренчелеге узачак. Казан әлеге абруйлы турны үткәрүгә хокукны 2014 елның декабрендә Россия Кубогын югары дәрәҗәдә оештырганнан соң яулады. Исегезгә төшерәбез, ул вакытта Казанга 1000гә якын спортчы килде. Бөтенроссия акробатик рок-н-ролл...