РӘСМИ БҮЛЕК рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яңа елда ничек ял итәчәгебез билгеле булды
Татарстан халкы 2016 елда Яңа ел бәйрәме уңаеннан 10 көн рәттән - 1 -10 гыйнварда ял итәчәк. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, февральдә 21, 22, 23 (якшәмбе, дүшәмбе, сишәмбе) ял көннәре булачак. Халыкара хатын-кызлар көнендә дүрт көн - 5-8 мартта (шимбәдән алып сишәмбегә кадәр) ял итәчәкбез. Май аенда 1,2,3 (якшәмбе, дүшәмбе,...
-
Марат Әхмәтов Татарстанның фермер һәм эшмәкәрләре белән очрашачак
29 октябрь көнне Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов "Эшмәкәрлек һәм хакимият: ачык сөйләшү" проекты кысаларында фермер һәм эшмәкәрләр белән очрашу үткәрәчәк. Бизнес белән шөгыльләнүче вәкилләр очрашуга 26 октябрь көнне теркәлә ала. Марат Әхмәтовка сорау бирер өчен бизнес-власть.рф сайтына кереп теркәлергә, яисә RT@ombudsmanbiz.ru электрон адресына гариза юлларга....
-
Пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты дәүләт хезмәткәрләренә генә кагыла
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ышандырганча, дәүләт хезмәткәрләреннән кала, башка россиялеләр элек билгеләнгән яшь буенча пенсиягә чыгачак, дип белдерә ТАСС. "Дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты безнең илнең эшләүче гражданнарына кагыла, әлбәттә, күчмә чор булырга тиеш, чөнки кешеләр әзерләнергә һәм теге яки бу карарны уйлап кабул итәргә тиеш,...
-
Лениногорскилылар! Игътибар!
Лениногорск районы Эчке эшләр бүлеге исегезгә төшерә: Эчке Эшләр Министрлыгы өлкәсендә дәүләт ярдәмен алыр өчен www.gosuslugi.ru сайтында теркәлергә кирәк, яисә Тукай урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан Күпфункцияле Үзәккә мөрәҗәгать итәргә.
-
“Заман сулышы” газетына арзан бәядән язылырга мөмкин
15-25 октябрьдә шәһәр һәм райондагы барлык почта бүлекчәләрендә "Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы" узачак, дип хәбәр итә район почта элемтәсе узелы. Әлеге вакыт аралыгында кайбер үзәк, республика һәм җирле газет-журналларга арзанракка язылырга мөмкин булачак. Шушы ун көн эчендә "Заман сулышы"на да арзанракка - 467 сум 88 тиенгә язылып куярга киңәш итәбез.
-
Татарстан укытучылары бердәм форма киюгә күчәрме?
Татарстан укытучылары үзләренә бердәм форма уйлап тапкан. Әлегә мондый эксперимент республикабызның бер мәктәбендә генә булдырылгын, дип яза «Комсомольская правда». Данлыклы Иж-Бубый мәктәбе укытучылары бар Татарстанны гаҗәпкә калдырды - иң беренчеләрдән булып тоттылар да бердәм формага күчтеләр. 1 сентябрь Белем көне линейкасында, тарихта берече мәртәбә, мәктәп укучылары да, укытучылар үзләре дә...
-
Бүгеннән физик затлар канун нигезендә банкротлыкка чыга ала
Россиядә бүген физик затларның банкротлыгы турында канун гамәлгә керде. Шулай итеп, канун нигезендә банкка кредит бурычын түләр мөмкинлеге булмаган ил гражданнары үзләрен банкрот дип игълан итә ала. Канун бурычлы кешегә үзен банкрот дип тануыларын сорап, судка гариза тапшыру хокукы бирә. Монда бурчының суммасы мөһим түгел. Бурычлы кеше үзенең түләргә сәләтсез...
-
Социаль пакетмы - акчамы?
Социаль хезмәтләр җыелмасына хокуклы кешеләрнең соцпакетмы, әллә акча сайларгамы дигән мәсьәләгә бик җиңел караулары зур борчу тудыра. Кешегә теләсә кайсы вакытта кыйммәтле дәвалану кирәк булырга мөмкин. Мисал өчен, республикабызда 90 мең кеше онкологик авырулар белән исәптә тора - һәр 43нче татарстанлыда яман шеш табыла. Шикәр авыруы белән чирләүчеләр 110 меңнән...
-
Ике лениногорскилыны котырган эт тешләгән, сак булыгыз
Республикада котыру чире эләктергән хайваннар саны арткан. Шунлыктан чирне кисәтү максатыннан, Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида икеайлык бара. Ул 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе китергән саннарны карасаң, хәлләр бер дә мактанырлык түгел. Агымдагы елның 7 аенда республика буенча 240 котыру очрагы теркәлгән. Лениногорск районында исә - ике...
-
Район башлыгы 23 сентябрьдә сайланачак
Бу хакта кичә шәһәрдә узган "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе конференциясендә билгеле булды. Конференция делегатлары яшерен сайлау юлы белән тавыш биреп, Рәгать Хөсәенов кандидатурасын сайлаган. Конференциянең өченче этабы 23 сентябрьдә булачак.
-
Лениногорскилыларны һәм Керкәле халкын саныйлар
Быел республика буенча халык санын исәпкә алачаклар, бу- Лениногорскига да кагыла. Әлеге чара 1 октябрьдән 31 енә чаклы дәвам итәчәк. Тик барлык кешене рәттән санамаячаклар, сайлап алып кына. Бездә ул шәһәрнең Куйбышев урамындагы берничә йортта, Свобода урамында яшәүчеләргә һәм Керкәле авылы халкына кагыла. Республика буенча 55 меңгә якын кеше сораштырылачак....
-
Россиядә кальян тартуны тыярга мөмкиннәр
Медицина хезмәткәрләре әйтүенчә, кальян тартучылар хуш исле төтен сулаганда туберкулез һәм гепатит чирләрен эләктерергә мөмкин. Кальян тарту урыннарында заказлар күп булган вакытта аларны юып торалармы икән соң? Күбесе кальянның трубасы тиз ватылучан, аларны юарга ярамый, дип сөйли. Ә бит шунда бөтен начар нәрсә җыела да икән инде. Мәсәлән: кешенең сулаганда...
-
Лениногорскида сайлау ничек бара?
Сәгать 12 гә Лениногорскида: шәһәрдә - 45%, районда - 48,2% халык тавыш биргән. Муниципаль районнар арасында алда Кайбыч бара - 80%, аңардан соң Апас районы - 76,12%, Чирмешән районы - 70, 90%.
-
Чаллыда 17 яшьлек егетнең үле гәүдәсен тапканнар
Әти-әнисе эштән кайтып кергәндә, ул үлгән була инде. Беренчел версия буенча ул төрле металларны ябыштыру өчен кулланыла торган аргон газына агуланып үлгән. Егетнең тәнендә ниндидер җәрәхәтләр табылмый, башы пакет белән чорналган, ә авызында баллонның шлангасы була, дип хәбәр итә "Челнинские известия" сайты.
-
Рөстәм Миңнеханов: 2016 елда дәүләт программалары дәвам итәчәк
Агымдагы елда Татарстан бюджеты керемнәре узган ел белән чагыштырганда күпкә яхшырак үсеш күрсәтә. Бу - бюджет тармагында эшләүчеләргә хезмәт хакын вакытында һәм дөрес итеп түләп бару мөмкинлеге биргән. Киләсе елга фаразланган бюджет проектын да начар дип булмый... Билгеле булганча, бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында 2016, 2017 һәм 2018 елларга социаль-икътисади үсешне...