КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорск муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде
Коры һава торышы тору сәбәпле, Лениногорск муниципаль районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде, дип хәбәр итә муниципаль портал сайты.
-
Лениногорск 100 миллион сумлык грант отты
Бу акчага Горький исемендәге ял паркы төзекләндереләчәк.
-
Лениногорск кызы Сиринә Сәхапова "Әйдә ТНВга" конкурсы - җиңүчесе
Бүген “Әйдә ТНВга" бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды. Бу хакта “ТНВ” базасында узган матбугат очрашуында журналистларга телерадиокомпания директоры Илшат Әминов хәбәр итте.
-
Каран авылында узган бәйгедә атлар 10 чакрымга узышты (ФОТОЛАР)
Районның Югары Каран авылында атлар чабышы - бәйге уздыру традициягә керде. Ул быел өченче мәртәбә үткәрелде.
-
Лениногорск балаларын «Полицейский Дядя Стёпа» конкурсында катнашырга чакыралар
Ул – иҗади эшләр конкурсы, быел Россия полициясенең 300 еллыгына багышлана. Темасы – Россия империясеннән бүгенге көнгә кадәр хокук сакчыларын чагылдыру.
-
Лениногорскида Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап чыршы агачлары утырттылар (ФОТОЛАР)
Шәһәрнең Добролюбов урамында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, 73 төп чыршы агачы утырттылар.
-
Лениногорск районы укучыларын авыл хуҗалыгы буенча укырга чакырдылар (ФОТОЛАР)
Иске Шөгер мәдәният йортында традицион рәвештә уза торган авыл хуҗалыгы уку йортлары вәкилләре, авыл хуҗалыгында эшләүчеләр белән очрашу үтте.
-
Лениногорск дуэты «СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК-2018» финалында икенче урын алды
Казанда "Созвездие-Йолдызлык-2018" фестивале финалында Лениногорскидан бию коллективы, вокалистлар , нәфис сүз осталары катнашты.
-
Лениногорскилылар, урман паркын төзекләндерү турында фикер алышырга килегез
Шәһәребездәге урман паркын киләчәктә нинди итеп күрергә телисез? Бу турыдагы фикерегезне башкаларга да җиткерергә мөмкин.
-
Танылган журналист Данил Сәфәров Лениногорскига нигә килде?
Лениогорскида татар сайтлары белән эшләүче журналистлар өчен уку үтте.
-
Илфак Шиһаповка бүген 50 яшь туган булыр иде
Бүген, 5 апрельдә журналист, тарихчы, җырлар авторы буларак танылган якташыбыз Илфак Шиһаповка 50 яшь тулган булыр иде, ул киткәнгә 30 майда 1 ел була...
-
Лениногорскиның “Барби” төркеме бөтенроссия конкурсында катнашты (фотолар)
Бөгелмәдә узган "Роза ветров-18" бөтенроссия конкурсында Мәдәния сараеның “Барби” төркеме һәм аның солистлары катнашты (җитәкчесе Федюкевич Ильсюяр Илгизовна).
-
Лениногорскида эндоскопия бүлеге ачылды (ФОТОЛАР)
Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә тантаналы шартларда эндоскопия бүлеге ачылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы урынбасары Рәис Галиуллин, үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев һәм табиблар, шәфкать туташлары, медперсоналлар катнашты. Шәһәрнең үзәк район хастаханәсендә диагностик характерда эшләүче эндоскопик кабинет бар иде, ләкин ул дәвалау, авыруны...
-
Лениногорскилылар сораштыруда катнаша ала
Сез шәһәр һәм район территориясендәге кайсы парк, яисә сквер беренчедән булып төзекләндерергә тиеш, дип уйлыйсыз? Бу турыдагы фикерегезне белдереп, сораштыруда катнаша аласыз. Күпчелек тавыш җыйган объектлар 2019 ел төзекләндерү планына кертеләчәк. Республиканың, шулай ук Лениногорск районының парклар, мәйданнар, яр буйлары, урамнары һәм башка мәйданнары төзекләндерү буенча онлайн-сораштыру - республиканың мәгълүматләштерү...
-
Лениногорскида Кемерово фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алдылар (ФОТОЛАР)
Үзәк мәйданга сәгать кичке алтыга халык агылды да агылды бүген. Балалар, яшьләр, олылар чәчәкләр, шәмнәр алып килә. Фаҗигале төстә гомерләре өзелгән 64 кеше рухына шәмнәр куя. Шәһәрдәшебез 65 яшьлек Галия Сираева 3 һәм 5 яшьлек ике оныкларын коляскага утыртып килгән. -Шулхәтле зур кайгы, вафат булучыларның якыннарына Аллаһы Тәгалә ярдәм бирсен....