КӨН ТЕМАСЫ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Лениногорскида Кемерово фаҗигасе уңаеннан хәтер акциясе уза
Бүген, 28 мартта, 18.00 сәгатьтә Кемерово фаҗигасе уңаеннан, шәһәрнең Үзәк мәйданында Хәтер акциясе узачак. Анда сезне дә катнашырга чакырабыз. Урыны- Үзәк мәйдан, 18.00дә башлана. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе
-
Лениногорскиның мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр (фотолар)
Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан концерт булды. Бик күпләрне райони башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләкләде. Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары
-
Лениногорскиның мәдәният хезмәткәрләрен бүләкләделәр (фотолар)
Мәдәният сараенда мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан концерт булды. Бик күпләрне райони башлыгы Рәгать Хөсәенов бүләкләде. Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары
-
Лениногорскида 14 торак пунктны су басарга мөмкин
Быел озак көттереп килгән яз көчле су басу алып килергә мөмкин, дип хәбәр итә Лениногорск буенча гадәттән тыш хәлләр идарәсе. Салкын көннәр март ахырына кадәр булып, апрель башында кискен җылытырга мөмкин. Лениногорск районының 14 торак пунктына су басу куркынычы яный. Анда 215 йорт бар, 435 кеше яши. Су басу куркынычы...
-
Лениногорскилыларны Тикшерү комитеты кабул итә
26 мартта 15тән 19 сәгатькә кадәр РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Лениногорск бүлегендә (Лениногорск, Моряков урамы, 13нче А йорт) тикшерү бүлеге җитәкчесе халыкны кабул итә. Сез хокук саклау органнары һәм медицина хезмәткәрләренең законсыз гамәлләре турында сорауларыгызны бирә аласыз. Белешмәләр һәм алдан язылу өчен телефон: 5-24-80
-
Лениногорскида тәүге тапкыр “Милләт гүзәле” бәйгесе булып узды (ФОТОЛАР)
Кичә шәһәребезнең Мәдәният сараенда "Милләт гүзәле" бәйгесе узды. Беренче тапкыр узучы бәйгедә рус, чуаш, мордва, татар, әрмән, үзбәк милләтеннән кызлар катнашты. Алар тамашачыны үзләренә генә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырды. Конкурсантлар тәкъдим иткән ризыкларның тәмле хуш исләре бөтен залга таралды. Тәм-томнар, ят төрле ризыклар белән залда утыручыларның һәркайсы сыйлана...
-
Лениногорскида "Калфаклы татар кызы" бәйгесе узды (ФОТОЛАР)
Бүген шәһәребезнең 11нче гимназиясендә "Калфаклы татар кызы-2018" дигән Муниципаль бәйге узды. Ул бездә беренче тапкыр үткәрелә. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән укучы кызлар һәм студентлар катнашты. Бәйгедә 10 кыз үзләренең сәләтләрен, аш-суга осталыкларын, калфак чигә белүләрен күрсәтте. Жюрига чибәр, уңган кызлар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу җиңел булмады. Катнашучылар арасыннан "Иң...
-
Язның кайчан киләсе билгеле
Бүген бар кешене көннәрнең кайчан җылытачагы борчый. Март ае бетеп бара ә урамда һаман кыш уртасы. Белгечләр әйтүенчә яз алдагы атнада ягъни 28 ләреннән соң башлана. Җылы һава массалары атмосфераны җылыта башлый температура + тамгасына күчә. Башта +3; +5 градус чамасы була, аннан тагы да җылытып яңгырлар ява башлый. Кинәт...
-
Сайлауларда халык республиканың бердәмлеген күрсәтте - Анатолий Фомин
Россия һәм Татарстан Җәмәгать палатасы вәкилләре сайлаулар артыннан күзәтеп бара. Халык сайлау участокларына килеп, республиканың бердәмлеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр итте. Анатолий Фомин сүзләренчә, бүгенге сайлауларда Татарстан Җәмәгать палатасы тавыш бирү барышын даими күзәтә. "Сайлаулар тәмамлануга бик аз вакыт калып бара. Иң мөһим эшебез,...
-
Районның Тимәш авылында ике төрле сайлыйлар (ФОТОЛАР)
Районыбызның Тимәш авыл җирлегендә халык ике ысул белән сайлый: электрон юл һәм гадәттәгечә, бюллетеньнар алып, урнага салып. 1837 нче сайлау участогында беренче тапкыр компьютер-электрон сайлау оештырылган. Сайлау комиссиясе әгъзасы Нуриева Гөлфия әйтүенчә, мондый юл белән сайлаудан авырсынучы юк. Кайберәүләр, аеруча яшьләр җиңел икән, дип әйтәләр, ди. Халык бездә бик актив....
-
Россия Федерациясе Президентын сайлау башланды
Бүген, 18 март, Россия Федерациясе Президентын сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 49е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында - хастаханәләрдә, аэропортларда, тимер юл системасында һ.б. Моннан тыш, 147 сайлау бүлекчәсе башка илләрдәге Россия...
-
Лениногорскиның милли чибәрен сайлаячаклар
20 мартта Мәдәният сараенда "Лениногорскиның милли чибәре" конкурсы булачак. Бик бай программа әзерләнә, сез дә килегез. 18.00 сәгатьтә башлана. Анда шәһәрдә яшәүче төрле милләтнең чибәр кызлары көч сынашачак.
-
Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия Президентын сайлауларда актив катнашырга өндәде
"Россия Президентын сайлаганда без тынычлык һәм иминлек, илебезнең кодрәтен ныгытуга тавыш бирәбез", - диелә Татарстан Президенты мөрәҗәгатендә. 2018 елның 18 мартында, ягъни бу якшәмбедә булачак Россия Федерациясе Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә республика башлыгы матбугат хезмәте. «Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле татарстанлылар!...
-
Миңнеханов "Ана даны" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды
Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. Рөстәм Миңнехановны "Ана даны - Материнская слава" медаленә лаек булучыларга акчалата түләүне ике тапкыр арттырды. Биш бала тәрбияләгән аналар 25 мең урынына 50 мең алачаклар. Алты һәм күбрәк бала тәрбияләгән аналарга өстәмә түләү 5 меңнән 10 меңгә кадәр артачак. Татар-информ
-
Лениногорскида 24 мартта «Нәүрүз” бәйрәме узачак
24 мартта 11.00 сәгатьтә сезне "Юбилейный" паркында узачак "Нәүрүз" бәйрәменә чакыралар. Программада: мәдәният учреждениеләре коллективлары һәм милли диаспоралар катнашында театральләштерелгән күренеш, спорт ярышлары, балалар өчен уен программалары, милли сыйлардан авыз итү. Атта йөреп килергә мөмкин булачак, аттракционнар эшлиячәк. Рәхим итегез!