Тормыштан рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әллә шайтан алыштырамы: ни кылганын үзе белми
Фәниянең кәефе бик нык кырылды. Ничә йортта булды бит инде, ә аның күңеленә хуш килердәй мал һаман табылмады. Аңа тана кирәк иде, тик кайсы йортка гына сугылса да, бозаулары бик кечкенә, ябык яисә сатып жибәргәннәр булып чыкты.
-
Татар җәмәгатьчелеге драматург Әмир Камалиевны соңгы юлга озатты
Аманулла псевдонимы белән иҗат иткән шәхес туган ягы Апас районы Шыгай авылында җирләнә.
-
Катя-Кэт-Кәтибә
Язмыш адәм баласын туып-үскән җиреннән каерып алып кайларга гына илтеп ташламый. Украин кызы Екатерина Сергеевна Диденко да моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән Татар иле, Шөгер төбәгенең Яңа Иштирәк авылы икенче Ватанына әверелер дип, уена да китермәгәндер.
-
Салават: "Бөтен әйберләрне урладылар ..."
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов Испаниянең Барселона шәһәрендә әйберләрен урлау турында сөйләгән. Җырчының улы Рөстәм анда автоузышта катнашырга тиеш булган.
-
Кызым – ирсез, бала – әтисез…
– Урыс баеса – чиркәү сала, татар баеса – хатын ала дигәннәре дөрестер, элеккеге татарларга гына түгел, хәзергеләренә дә кагыла бу әйтем, – дип, сөйләп китте Хәдичә карчык.
-
Кая бара бу дөнья
Безнең каршыда гына урнашкан күпкатлы йортта яшәүчеләрне бик мактамыйлар. Мәрхәмәтсез, юньсезләр дигәннәрен күп ишетергә туры килде килүен. Күптән түгел моның шулай икәненә үзем инандым.
-
ЯҢА СТАНДАРТЛАР: «БРЕЖНЕВ КАШЛЫ КЫЗНЫ САГЫНАМ…»
Һәр гасыр матурлык турында үз кануннарын һәм үз карашларын булдыра. Кешелек барлыкка килгәндә матур дип саналган әйберләргә урта гасырларда көлеп караганнар. Хәзерге «90-60-90»ны да 50 ел элек аңламаганнар. Замана кызларының матурлык стандартлары нинди? Сезгә аларны егетләр күзлегеннән тәкъдим итәм.
-
Каенанам гына каргады
Галина бүген гадәттәгедән иртәрәк уянды. Аяк очларында гына ванна бүлмәсенә кереп, тешләрен чистартты, битен бер кайнар, бер салкын су белән юды. Бүлмәдән чыкканда, аны ишек төбендә Джейсика көтеп утыра иде.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Әниемнең «бәхет аш»ларын сагынам"
Безнең әни бик матур кеше иде. 55 яшендә, бер авырып карамаган килеш, гомерендә больницага ятып карамаган килеш, йокларга яткан җиреннән китеп барды. Тробм, диделәр. Гел көтмәгәндә булды.
-
"ЛИАНА"
Мин аны шундый озак эзләдем... Гомер буе, дисәң дә була. Һәм, әлбәттә инде, күрүем булды, шунда ук танып алдым. Шунда ук килеп танышмадым әле, өркетермен дип, читтән генә карап тордым.
-
Алдап буламыни әниләрне? (БУЛГАН ХӘЛ)
Динә көнозын дәрестә йоклап утырды. Укытучыларын әйт тагын, сөйләшеп куйганнар диярсең, бертуктаусыз кисәтү ясап, юк-бар сораулары белән аның теңкәсенә тиделәр. Тарих укытучысы: “Китабын кайда, нигә алып килмәдең?” - дип бәйләнсә, биология укытучысына ашыгыч рәвештә Динәнең көндәлеге кирәк булды. Аның бүген китаплары, көндәлеге, хәтта күзлеге дә юк. Дуслары, таркаулыгыннан көлеп: “Йокы чүлмәге, нәрсә булды сиңа бүген?” – диделәр. Ул үз хәлен үзе генә белә шул...
-
«Авырлыклар кичергәндә генә бер-береңнең кадерен аңлыйсың». Бер гаилә тарихы
Лениногорскида яшәүче Мәрьям апа белән Вазыйх абый Насретдиновлар гаиләсе, аларның балалары һәм якыннары өчен бу көннәрдә өчләтә бәйрәм. Февральдә аларның икесенә дә 80 яшь, ә бергә гомер итүләренә – 60 ел тулган.
-
Бүген шәһәрдәшебез Зоя Михайловна Ильинага 90 яшь (ФОТОлар)
Тыл хезмәтчәне Зоя Михайловна Ильинага 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
-
ЮЛНЫ КӘҖӘ КҮРСӘТТЕ
Юмореска
-
Бәхет песие
Тату гына яшәгән Гатауллиннар гаиләсендә юк-барга тавыш гади генә песи баласыннан башланды. Ир-хатын бер-берсе белән кечкенә йомры аркасында көн дә диярлек эләгешеп кенә тордылар.