Тормыштан рубрикасы буенча яңалыклар
-
АЧУ — ЭЧТӘ ЯНЫП ТОРУЧЫ УТ УЛ
Белегез, ачу — кешенең эчендә янып торган ут кисәге. Ул утны кешенең күзләреннән яисә муен тамырлары бүртенеп чыгудан күрерсез.
-
Ата-аналарның егерме хатасы - "Сөембикә" журналы
Артык иркәләнеп үскән балаларда бәхет кайдан булса да читтән килергә тиеш дигән стереотип барлыкка килә.
-
“40 яшемдә 20 яше тулмаган кыз белән очрашып икебезнең арада мәхәббәт башланды”
Бүгенге язма героемның язмышын һич тә аны хурлар өчен түгел, ә бары тик кеше психологиясенә төшенергә, аны аңларга тырышып карар өчен, ә бәлки кемдер ничәме еллар эзләп тә таба алмаган җавабын табар, кемнедер ялгышудан саклап калыр дигән уй белән язам. “Бабник” кушаматы супер-момент җилеме (клей) белән ябышкан танышымны очраткач, ачыктан-ачык сөйләшеп, тормышка карашы турында фикер сөрешен тотып карарга булдым.
-
Тормыш язган хикәятләр
Тормыш булгач, төрле хәлләр, төрле вакытлар була. Ничектер, язылмаган закон диикме, еш кына кайнаналар киленнәреннән зарлана.
-
Шоколад, туңдырма, бал – сабыйны шикәрдән ничек араларга?
Соңгы вакытта бу минем өчен чын мәгънәсендә актуаль мәсьәләгә әверелде. Бактың исә, танышларым арасында 3 яше тулмаган сабыйларга шикәр бирүне чикләүче аналар бихисап икән. Ә минекенең исә ашап карамаган тәмлешкәсе калмады бугай инде…
-
Лениногорск ата-аналары колагына
Баһадир булсыннар өчен, балаларыгызны бик кечкенәдән курыкмаска гадәтләндерегез, җен, пәри һәм башка шундый нәрсәләр хакында сөйләп, аларның гомерләре буе каннары бозылуга сәбәпче булмагыз
-
"Үзеңне сакла, бәгърем" - Зилә Мөдәррисова хикәясе
Гомер көзләренә кергән ир белән хатын әкрен генә сөйләшә. Тавышлары да, йөзләре дә боек. Бер-берсеннән яшьле күзләрен алмый, тимер рәшәткә аша гына кулларын кысып, бик борчылып сөйләшәләр. Ничек борчылмыйсың, төрмә бит бу...
-
Дәрескә соңга калган өчен класстан куып чыгарырга ярыймы?
– Шәһәребезнең башка районына күчендек, әмма улыбыз яңа мәктәпкә йөрүдән баш тартты. Һәм һәр көн иртән укуга аңа шәһәрнең башка читенә барырга кирәк. Бик сирәк булса да, кайвакытта дәрескә дә соңга кала. Ике атна элек укытучы аны класстан куып чыгарган. Бу дөрес гамәлме?
-
Рәмзия апа Габделхакованың шаян хикәясе "Иншардагы мәхшәрләр"
Йорт саен диярлек ике- өч пенсионер яшәгән Иншар авылының тузанлы юлы буйлап атлаучы ак күлмәкле, галстук-дипломатлы бу көяз, чибәр егетне берәү дә танымады. Капка төпләрендәге шомарып беткән эскәмияләрдә кызык көтеп, яңалыкка сусап утыручы карт-коры, кулларын маңгайларына куеп, үрелә-сузыла карый-карый таныш түгел кешене озатып калды. Олыгайган саен "мин генә беләм, мин генә хаклы" дигән фикерне арыган башларына ныграк сеңдерә барган карчыклар үз уйларын тизрәк әйтеп калырга ашыкты.
-
Аннан кайтмыйлар, баралар гына...
Авыл өстендә хасил булган кара болытлар менә басам-басам, дип тора, тынны кыса. Тирә-якта шомлылык хөкем сөрә. Балачак, яшьлек дустымны югалту хәсрәтен аңга да, йөрәккә дә һич сыйдырышлы түгел. Сары көзләр сары сагыш булып ятты.
-
Синең машинаң бармы әле ул? (булган хәл)
“Рәзинә, синең машинаң бар бит әле? Менә минеке дә бар. Кич җитте исә ишегалды транспорт белән тула, машина куярга һич урын таба алмыйм. Әллә соң бергәләп йортыбыз каршында гына автотукталыш кайгыртабызмы?” Безнең йортта, беренче подъезда яшәгән Зәрия Ләбибовна мине күргән саен шул хакта сүз кузгата.
-
Ана назымы, әллә акчамы?
Хатын-кызларыбыз Җир йөзендәге төп бурычлары хакында бервакытта да онытмасыннар иде. Ана назы… Җирдә ул мәңгелек, диләр. Кешелек дөньясы белән бергә тугандыр ул: безгә кадәргеләр дә наз тойган, бездән соң да тоялар. Ләкин барлык аналарга да бала сөю хисе бер үк күләмдә бирелмәгән.
-
“Җеннәр мине тәмуг утында якмакчылар иде”
Хәл җыеп, саф һава сулап кайтырга дип, күрше Әсма әби белән паркка барырга булдык. Эскәмиягә җайлап урнаштык та, гаилә, дөнья хәлләре турында сүз куерта башладык. Көзге җылы җил битләрдән сыйпап үтә, баш өстендә яфраклар леперди. Рәхәт!
-
Ачы рәнҗеш еллар үткәч тә онытылмый икән
Көзге көн – көзге көн инде ул. Кояш караганда җылы кебек тоелса да, җиле үзәкләргә үтә, җанны телгәли. 1943 елның ноябрь башы... Көндезен юл үтә пычрак, ә төнгә туңдырып җибәрә. Болай да йөрергә авыр юлдан караңгыда һич кенә дә барырлык түгеп.
-
“Тормышны бер казыктан башладык” (ЯЗМЫШ)
54 ел гомер азмы, күпме? Бер кеше өчен әллә ни күп түгелдер дә кебек ул. Ә менә бер гомерне икәү узарга вәгъдәләшкән, тормышның ачысын-төчесен уртак итүчеләр өчен бу затлы һәм кадерле сан. Зәй районы Имәнлебаш авылында яшәүче Әхмәтҗановлар гаиләсе дә тормыш сукмагыннан 54 ел бергә атлый икән инде. Мондый бәхет бар кешегә дә елмаймый бит. Гаилә ныклыгын ничек саклап калырга, дип без дә кызыксындык.