Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Авыз кибү нәрсә белән бәйле?

Әгәр организмда нәрсәдер “ватылса”, ул шунда ук сигнал бирә. Безгә аны вакытында аңларга гына кирәк.

Күп күләмдә чиста су эчүне табиблар күп очракта хуплый. Кемгәдер бу җиңел бирелә, икенче берәүләр үзләрен су эчәргә мәҗбүр итә. Кайбер очракларда сусау киресенчә, организмдагы тайпылышларны аңлата.

Табиб-эндокринолог Елена Мамонтова сүзләренчә, әгәр дә кеше кирәгеннән артык су эчә икән, ул еш бәдрәфкә йөри башлый; кул-аяклары, бите шешенә; башы авырта; күңеле болгана. Шуңа да хәлегез начараюын сизәсез һәм суны кирәгеннән артык кулланам, дип уйлыйсыз икән, табибка мөрәҗәгать итегез.
Сусау кешедә физик яисә потологик сәбәпләр аркасында барлыкка килә.

Физик сәбәпләргә рационда тозлы ризыкларның күп булуы керә. Бу очракта күзәнәкләр арасында сыеклыкта натрийның кирәгеннән артык туплануына китерә.
Озак вакыт дәвамында физик көч куллану һәм һаваның югары температуралы булуы сәбәпле дә организм су һәм электролитларын югалта.
Патологик сәбәпләргә килсәк, аларның берничә төрен аерып карарга мөмкин.

1. 1нче һәм 2нче типтагы шикәр диабеты. Бу авыру вакытында сидектә глюкоза күләме бик югары була (8 ммоль/л) һәм ул организмнан су белән чыгарыла. Сусау организм югалта торган суны тулыландырырга ярдәм итә. Кеше көненә 3-4 литр күләмендә су эчәргә мөмкин.

2. Диабет инсипидусы. Бу бик сирәк очрый торган авыру. Ул вазопрессин гормоны дөрес эшләмәү белән бәйле. Гормон тиешенчә функциясен башкармау сәбәпле, бөерләрнең суны киредән тамырларга җибәрү сәләте кими. Күп күләмдә аз концентрацияле электролитлы сидек бүленеп чыга. Шул сәбәпле, кеше тәүлегенә 10 литрга кадәр сыеклык югалта һәм шуның кадәр үк су эчүе ихтимал.

3. Эч китү, еш косу һәм тән температурасы күтәрелә торган башка төрле авырулар. Бу очракта организм күп су һәм электролитлар югалта һәм сусау хисе белән сыеклыкны тулыландырырга кирәклеген күрсәтә.

4. Беренчел бөер патологиясе вакытында бөерләрдә натрий туплану процессы бозыла.

Сусау кешенең кайбер төр медикаментлар кабул итүенә бәйле дә барлыкка килергә мөмкин. Мисалга, тетрациклинлы антибиотиклар, литий препараты, альфа-адреноблокаторлар, шикәрне төшерә торган дарулар, симезлекне дәвалый торган дарулар.

Әгәр дә организм шундый көчле сигнал җибәрә икән, аны су белән генә “басарга” тырышмагыз. Чөнки азагы бик аяныч булырга мөмкин, ди Елена Мамонтова.
Кирәгеннән артык гидратация (суның кирәгеннән артык булуы) организмда үзгәрешләр тудырырга мөмкин. Болар: тән температурасының төшүе; күп төкерек бүлеп чыгару; күңел болгану, хәтта косу; хәрәкәт координациясе бозылу, мускулларның йомшаруы, көзән җыеру.

Гипергидратацияне вакытында дәваламау баш миенә һәм үпкәләргә кан саву, йөрәк авыруына китерүе ихтимал, дип кисәтә табиб Елена Мамонтова.

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/avyz-kib-nrs-beln-byle

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев