Баш токсиколог: Чебен гөмбәсен яман шештән дәвалану өчен куллану зур хата
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина сүзләренчә, чебен гөмбәсен (мухомор) яман шештән дәвалану өчен кулланучылар бар. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сөйләде.
“Халыкта чебен гөмбәсе төнәтмәсе яман шеш авыруларыннан коткара дигән уй яши. Шуңа гөмбәчеләр махсус рәвештә әлеге гөмбәне җыя яки сатып ала. Шәхсән үзем күрдем”, - дип сөйләде табиб.
Алия Насыйбуллина сүзләренчә, чебен гөмбәсе төнәтмәсе эчеп агуланган бер пациент Казан шәһәре 7нче хастаханәсенең токсикология бүлегенә ике тапкыр эләккән.
“Аның кан басымы төшеп бетеп, үзе шок хәлендә иде. Әмма шуңа карамастан, һаман шуның белән мавыгуын дәвам итә”, - диде Алия Насыйбуллина.
Табиб, яман шешкә каршы көрәшәм дип, агулы чебен гөмбәсен белә торып кулланмаска чакыра.
“Без әлеге гөмбәнең яман шештән файдасын исбатлый алмыйбыз, әмма ул, бигрәк тә аның төнәтмәсе организмга зур зыян салуын гына әйтә алабыз”, - диде ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/13/193521/
Фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев