Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Кабак ирләргә файдалы

Кәҗә мал түгел, дигән кебек, кабакка карата да әллә нинди кадерсез мөнәсәбәт яши бездә. Буш урынга чүп үсмәсенгә генә утыртылган талымсыз яшелчәнең кадерен белеп бетермибез төсле. Ә менә үләнче Фирая Захарова сүзләреннән соң, ишек төбендә торган кабакка мөнәсәбәт үзгәрер сыман.

— Фирая ханым, кабакны витамины язга кадәр дә кимеми торган яшелчәләрнең берсе, диләр. Бу чыннан да шулаймы?

— Әйе, тиешле шартларда саклаганда, кабакны көздән яз уртасына кадәр кулланырга була Ул – витамины иң озак саклана торган яшелчә. Әлбәттә, аны чи килеш тә, пешереп тә, маринадлап та, тозлап, киптереп тә, маен һәм согын сыгып та кулланырга мөмкин.

— Кабак – антидепрессантмыни?

— Кабак – игътибар итсәгез, шундый матур яшелчә бит. Төсе дә кәефне күтәрә торган. Ә сез әйткән үзлегенә килгәндә, ул, чыннан да, нерв системасы өчен җавап бирә торган В төркеме витаминнарына (В1, В2, В6)  бай. Гадәттә көз көне кеше болай да күңел төшенкелегеннән интегә. Ә быелгы вазгыять  беркемне дә читләтеп узмады, шунлыктан стресстан, депрессия, күңел төшенкелегеннән газап чигүчеләр саны артты гына. Кул астында булган кабакны ашау беркемгә дә зыянга булмас. Ул нерв системасын ныгыта, тынычландыра, кәефне күтәрә.

— Күп кеше кабакны яратмый бит. Төче – балласаң да, тозласаң да күңелгә ятып бетми, диләр.

— Әлбәттә, күп кеше яратмый, әмма яратырга кирәк! Иренмәсәң, аннан әллә нинди затлы ризыклар да әзерләргә була. Кабакта организм өчен кирәкле бета-каротин бар. Кабак согында ул, кишердәгегә караганда, биш тапкыр күбрәк. Ләкин һәр нәрсәнең чамасы бар. Бета-каротин күп дип, кабак суы гына эчәргә киңәш итмәс идем, чөнки бавырга кыен булуы бар. Шунлыктан яңа сыгылган кабак согы эчкәндә, аны 1:1 су яки 1:1 кишер согы белән бутап эчү әйбәтрәк. Кабак согы эчкән вакытта Д витамины яхшырак үзләштерелә. Бу бигрәк тә сөякләр белән проблемалары булган өлкәннәргә файдалы. Кабакта артык авырлыктан интегүчеләрдә май алмашын көйли торган Т витамины бар. Ул шулай ук аксым – углевод, су – тоз алмашын яхшырта.

— Пешереп ашасаң, файдасы азрактыр бит?

— Кабак, мәсәлән, боткага салып пешереп ашаганда, углеводлы ризык буларак кабул ителә. Әгәр аны чи килеш угычтан уып, салатларга яки боткага кушканда, чыннан да, файдасы күбрәк. Болай кулланганда ул матдәләр алмашын яхшырта, иммун системасын ныгыта. Бик күп булмаганда бавыр белән бөергә файдасы бар, ул шулай ук кан басымын төшерә. Бөерендә таш булган кешеләргә һәм гипотоникларга көн саен ашарга киңәш ителми.

— Кабакның йомшагы файдалыракмы, әллә төшеме?

— Икесе дә файдалы. Кабак төшенең бигрәк тә ир-атларга һәм балаларга файдасы зур. Бу – хатын-кызлар ашамасын дигән сүз түгел, әлбәттә. Ул ир-атларны җенси проблемалардан, авырулардан саклый, дәртен арттыра. Кабакта шулай ук кукурбитин бар, ул организмдагы паразит суалчаннарны чыгара. Шунлыктан балаларда еш очрый торган бабасырдан котылу чарасы да ул. Кабакта эчәклек микрофлорасын көйләүче матдәләр дә бар. Шуңа күрә антибиотиклар эчкәннән соң да аны куллану файдага булыр.

— Кабак төшен куллануга килгәндә, шулай ук чамасын белергә кирәктер?

— Атнага бер тапкыр, мәсәлән, ял көнне кич белән бер уч кабак төше ашауны гадәткә кертсәгез, бик яхшы. Йә булмаса көненә 10 данә ашап куйсагыз да файдасын сизәрсез. Төшләрнең кибеттә сатыла торган кипкәнендә түгел, ә ачкач ук кулланганында витаминнар күбрәк. Кальций белән калий да күп.

— Укучыларыбызга берәр файдалы рецепт әйтсәгез иде.

— Яңа ачылган кабакның 1 стакан төшен кабыгы белән блендерда изәргә һәм  ярты стакан бал белән болгатып, шарчык итеп әвәләп, суыткычка куярга. Бик тәмле һәм файдалы шарчыкларны көненә берне ашарга киңәш итәм.

http://Тулырак: http://tulachi.ru/news/faidali-kinishlir/kabak-irlarga-faidaly

https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев