Кышын боларны ашагыз: иң файдалы 5 яшелчә һәм җиләк-җимешне атаганнар
Җәйне дә, бөтен тәмле яшелчәсен, җиләк-җимешен дә сагынып сөйләргә генә калды.
Ә кибетләрдәге «пластмасса» помидор, кыяр, чери төшкән виноград, таш кебек каты грушаның исә бернинди дә файдасы юк. Аның каравы, «химия»се организмны «чеметергә» генә тора. Шул ук вакытта организмның көйле эшләве өчен яшелчә, җиләк-җимеш бик кирәк. Кышның беренче айларында нәрсә ашарга соң алайса?
Диетологларның киңәшләрен тәкъдим итәбез.
Хөрмә.
Аны рәхәтләнеп ашау вакыты җитте. Әле ноябрь башларында авызны бөрештерсә, хәзер инде, тулысынча өлгереп җиткәнлектән, татлы да, йомшак, сусыл да. Шуңа күрә файдалы матдәләре дә чиктән ашкан. Йомшагында пектиннар – үсемлек шикәренә бай табигый желе күп. Пектиннар эчәклектәге файдалы бактерияләргә азык булып тора. Ә алар эчәклекне вируслар һәм бактерияләрдән саклый. Хөрмә калий, магний һәм каротинга бай. Минераллары – йөрәккә, каротиннары бавыр һәм күзләргә сихәт бирә.
Кәбестә.
Иң файдалы яшелчәләрнең берсе. Анда яман шешкә каршы матдә – сульфорафан бар. Ләкин ул пешергәндә юкка чыга. Шуңа күрә кәбестәне чи килеш ашау хәерле. Ә инде иң яхшысы – әчетеп тозлау. Тозлы кәбестә эчәклекләр өчен файдалырак. Ә инде андагы С витамины лимон һәм гөлҗимештәгегә караганда да күбрәк.
Анар.
Каротиноидлары ялкынсынуга һәм яман шешкә каршы тәэсиргә ия. Җимеш бавыр, кан тамырларындагы ялкынсынуны киметә, йөрәк һәм бөерләргә сихәт өсти. Витаминнар һәм минералларга бик бай. Төшчекләре исә эчәклекләрнең эшчәнлеген яхшырта һәм аларны чистарта.
Мандарин.
Болары да чын мәгънәсендә өлгереп кенә җитте әле. Файдалы һәм тәмле. Клетчаткага бай, шикәре дә күп түгел. Канда шикәр микъдары югарырак булса да, цитрус җимешенең организмга зыяны юк. Мандарин ашкайнатуга ярдәм итәрдәй органик кислоталардан һәм иммунитет өчен кирәкле аскорбин кислотасыннан тора. Анда шулай ук А витамины, пектиннар һәм магний бар. Соңгысы күңел тынычлыгы һәм әйбәт йоклау өчен кирәк.
Шалкан.
Якын «туган»нары – торма һәм дайкон. Бу яшелчәләр, кәбестә кебек үк, яман шешнең дошманы сульфорафонга бай. Моннан тыш шалканда В, С витаминнары, бета-каротин, эчәклек өчен файдалы клетчатка күп. Шалканны яшелчә салатларына өстәргә, үзен генә яисә ит белән пешереп ашарга, рагу өчен файдаланырга мөмкин. Тамыразыкның ваграк һәм уртача зурлыктагысы әйбәтрәк. Эресе әчерәк була.
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/12/157531/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев