Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Миңнән ничек котылырга?

Миңнәрнең куркыныч тудыруы хакында табиблар инде күптәннән сөйли. Чөнки миңнәр рак китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа да миңнәре күп булган кешегә табибка даими күренеп тору хәерле.

Миңнәрне алдырырга да була. Бу хакта дерматолог, онколог Дмитрий Синявин аңлатма бирде. 

“Миң – тән тиресендә барлыкка килгән, куркыныч тудырмый торган әйбер. Олы кешедә 10нан алып 40 кадәр миң булу норма санала. Аларның кайберләре бик акрын үсә, вакыт узу белән бөтенләй дә юкка чыгарга мөмкин”, – ди табиб. 

 

Миңнәр берничә сәбәп аркасында барлыкка килә. Болар – кояшта кызыну; тире өслегенә зыян килү; радиация тәэсир итү яисә нәселдәнлек. 

“Бу “асылынып” торган миңнәргә кагылмый. Чөнки алары вируслар нәтиҗәсендә барлыкка килә”, – ди Дмитрий Синявин. 

 

Миңнәрне берничә төрле ысул белән алдырырга була. Әмма моның өчен башта тикшеренү узарга кирәк. 

Мисалга, скальпель ярдәмендә миңнәрдән котылырга мөмкин. Миңнең кабат барлыкка килү куркынычы бар икән, аны гистологик яктан тикшерәчәкләр. Бу ысулның минусы – операциядән соң җөй салырга туры киләчәк. 

Лазер белән бетергән очракта, җөй салу соралмый. Әмма әлеге ысул күбрәк папиллома һәм сөялләрне дәвалаганда кулланыла, чөнки тиренең аскы катламнарына кадәр үтеп керми. 

Миңнәрдән шулай ук радиопычак ярдәмендә котылырга була. Бу очракта процесс миңне скальпель белән кисүгә охшаган, әмма пациентның каны чыкмаячак. Мондый ысул күбрәк миң кабат барлыкка килмәвенә ышанган очракта кулланыла.

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/minn-nichek-kotylyrga

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев