Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Суның кайсын эчәргә? Җылысынмы? Салкынынмы?

Су – яшәү чыганагы. Интернеттагы күп кенә чыганакларда көненә 8 стакан чиста су эчәргә кирәк диелгән. Бу сүзләр хакмы?

КФУ Университет клиникасының диализ бүлеге мөдире, табиб-нефролог Рената Вахитова сүзләренчә, бу дөрес түгел. Кешегә, чыннан да, көненә уртача 1,5 литр су эчәргә киңәш ителә һәм бу 7-8 стакан дигән сүз. Әмма моңа чиста су күләме генә керми, ди табиб. Барлык сыекчалар исәпкә алынырга тиеш икән. Шул ук вакытта бөер яки йөрәк җитешсезлеге булган кешеләргә суны кимрәк эчү киңәш ителүе дә бар. Яки кайбер очракларда, киресенчә, суның күбрәк күләмдә дә кирәк булуы бар. Моны дәвалаучы табиб хәл итә.

Иртән су эчәргә кирәк диюгә килгәндә, табиб-диетолог, нутрициолог Элина Борханова моны исбатлаган фәнни мәгълүмат юк, ди. Әмма физиология ягыннан караганда болай эшләү файдалы. Төнлә организмга сыекча керми, ә алмашу процесслары дәвам итә. Шуңа күрә иртәдән бәвел караңгырак төстә була. Бер стакан су эчеп җибәреп, үзебезнең детоксикация органнарына ярдәм итәбез. Шулай ук төн эчендә үт куыгында үт җыела, аны бушатырга кирәк. Су, үтне сыеклатып җибәреп, әлеге процесста ярдәм итә. Моннан тыш, су эчәклек өчен мөһим, сыеклык җитмәсә, эч катуы ихтимал. 

Элина Борханова сүзләренчә, иртән салкын су эчү файдалыракмы, җылысынмы, дигәндә дә фәнни мәгълүматлар юк. Шуңа күрә үзегезгә нинди температурадагы су эчү ошый, шундыйны эчегез, ди ул. Гадәттә, бүлмә температурасындагы яки җылы су кулланыла, аңа лимон, бөтнек, кыяр, җиләк өстәсәң мөмкин. Шулай булгач, иртәдән су эчү фәнни яктан мәҗбүри түгел, әмма физиология ягыннан караганда кирәкле, ә җылысын эчәргәме, салкынынмы – артык мөһим түгел, дип нәтиҗә ясый алабыз.

Ш.К.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев