Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СӘЛАМӘТЛЕК

Тырнак тирегә батып кереп үсмәсен өчен нәрсә эшләргә?

Проблема килеп чыкмасын өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк Алсу Зиннәтуллина медицина белеме булган белгеч. Менә сигез елдан артык инде ул тырнаклар ясау буенча мастер һәм өч ел подолог булып эшли.

– Алсу, подологка күбрәк нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр?

– Подологлар проблемалы тырнаклар һәм аяк табаннарын дәвалый. Мин дөрес итеп үсмәгән, ит эченә кереп үскән тырнаклар белән эшлим, титан пластинкалар куям. Гиперкератоз, аяк табыннары ярылу, гөмбәчек инфекцияләре, онихолизис (бушлыклар), онихогрифоз (өлкәннәрдә тырнак пластинасының үсүе), сөялләр һәм табанда тире каты булган нокталар (натоптыши), диабетикларның табаннарын дәвалау белән шөгыльләнәм.

 

– Тырнак ни сәбәпле тирегә кереп үсә?

– Онихокриптоз тырнак пластинасы бармакның кырыена кереп үскәндә барлыкка килә. Авырту, ялкынсыну, хәтта вакытында дәваламасаң, грануляция барлыкка килә.

Табибка ни кадәр тизрәк мөрәҗәгать итсәгез, дәвалау шул кадәр тизрәк һәм җиңелрәк булачак. Чөнки бу авыруның 3 дәрәҗәсе исәпләнелә.

Тырнак тирегә батып кереп үсмәсен өчен берничә кагыйдәне үтәгез. Беренчедән, тырнакларны бала вакыттан ук дөрес итеп кисәргә кирәк. Шулай ук аяк киемен дә дөрес сайлау мөһим. Носкиларны, оекларны үз үлчәмегезгә туры килә торган итеп сайлагыз.

Мондый проблема килеп чыккан очракта, нәрсә эшләргә? Иң элек эшне зурга җибәргәнче подологка мөрәҗәгать итәргә. Чөнки башта авыруның сәбәбен ачыклап, аны юк итәргә кирәк. Бу авырттырмый.

Тырнак пластинасын яңарту яисә коррекцияләүнең бик күп төрле техникалары бар. Мин титан җепләр белән эшлим. Эшләү дәверендә бик күп уңай нәтиҗәләргә ирештек. Титан җепләрен урнаштыру кешедә кыенлык тудырмый. Ул элеккеге кебек үк үз тормышы белән яши. Бары тик минем киңәшләрне генә үтәргә кирәк. Тырнакның күпме вакыт эчендә яңаруы һәр кешенең индивидуаль була.

– Әгәр дә тырнак тирегә кереп үсә башласа, ул очракта хирургка мөрәҗәгать итү кирәкме?

– Юк, чөнки хирург тырнакны кисеп кенә алачак. Башта тырнакны подолог белән яңартырга тырышып карарга кирәк. Миндә булган бер кеше дә әле хирургка тырнак алдырырга киткәне юк. Ә менә хирургта тырнагын алдырганнан соң кабат шул проблема белән мөрәҗәгать итүчеләр бар.

 

– Тырнакларда гөмбәчекләр каян һәм ничек барлыкка килә? Бу авыруның билгеләре нинди?

– Әгәр дә тырнакларыгызда үзгәрешләр барлыкка килә икән, подологка консультациягә язылыгыз. ⠀

Гөмбәчек – бик тиз иярә торган авыру. Әмма аңардан җыңел генә котылып булмый.

Гөмбәчекнең споралары тән тиресендә һәм тирә-ягыбызда бар. Сәламәт кешедә алар авыру китереп чыгармый. Әгәр дә тән тиресе кырылган яисә зыян күргән икән, сөялләр булса, гөмбәчек эчкә бик тиз үтеп керә. Кысан аяк киеме кию, аяклар бик каты тирләү дә микоз китереп чыгарырга мөмкин.

Гөмбәчекнең билгеләренә килсәк, тырнак саргая, юкара, сына һәм диформацияләнә башлый.

Дөресен генә әйткәндә, гөмбәчек инфекциясен бары лаборатория тикшеренүләре генә раслый ала. Моның өчен тырнактан анализ бирергә кирәк, әмма анализны дөрес җыю мөһим.

Материалны подолог кабинетында яисә медицина персоналы булган лабораториядә җыялар. ⠀

Әгәр дә анализларыгыз уңай икән, шунда ук дерматолог һәм подологка мөрәҗәгать итегез. Подолог зарарланган тырнакны чистартачак һәм аны яңарту өчен киңәшләрен бирәчәк. Ә дерматолог организмны тикшереп, эчәргә препаратлар билгелиячәк.

Өйдә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә дә онытмагыз. Киемнәрне аерым юарга, башмакларны үзегезгә аерым алырга кирәк. Бу авыруны мөстәкыйль рәвештә дәвалау белән шөгыльләнмичә, ә табиблар киңәшен тыңлау да мөһим. Чөнки гөмбәчек кулга, тән тиресенең башка участокларына таралырга мөмкин. Якыннарыгызга да ияртүегез ихтимал.

– Сөялләр һәм табанда каты урыннар (натоптоши) барлыкка килсә, нәрсә эшләргә?

– Сөял – ул тиренең бер ноктада катуы. Мозольләр бер урынга озак басым булса яисә тән тиресе кырылса барлыкка килә. Алар коры яисә дымлы булырга мөмкин. Күбрәк табанда барлыкка киләләр.

Натоптыш – бу эпидермисның кысылган тукымасының җыелуы һәм таралуы. Алар күзәнәкләр кирәгеннән артык күп яралган очракта барлыкка килә.

Моңа: кысан, уңайсыз, дөрес үлчәмдә булмаган аяк киеменнән йөрү; кирәгеннән артык физик көч түгү, спорт; озак вакыт аяк өстендә тору; артык авырлык; аяк тиресен тиешенчә тәрбияләмәү сәбәп булырга мөмкин. ⠀

Әгәр аяк табаныгызда мондый проблемалар барлыкка килә икән, подологка мөрәҗәгать итеп, аларны алдыра аласыз. Бу процесс авырта торган түгел.

Сөялләр һәм натоптышларга каршы көрәшә торган чарлар кулланырга мөмкин. Шулай ук аякларны вакыт-вакыт ял иттерү дә кирәк. ⠀

Аяк киемен һәм табан астына сала торган олтыракны дөрес итеп, үзегезгә туры килә торганын сайлагыз.

Иң мөһиме – салипод (мозольләрне бетерә торган махсус лейкопластырь) кулланмагыз!

 

– Балаларда нинди проблемалар ешрак очрый?

– Өлкәннәрдә тән тиресе коры булса, балаларда киресенчә, дымлы була. Балаларның аяклары бик нык тирли, бу гипергидроз (суның күплеген) аңлата. Дым күп булганга, ул тире астында туплана. Тире моңа түзми һәм шартлый, куба башлый. Шул тишекләр вирус һәм инфекцияләр эчкә үтеп керсен өчен “ишек” булып тора. Сөялләр барлыкка килүнең төп сәбәбенең берсе шул да инде.

Мондый проблема килеп чыкмасын өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Иртә һәм кичен аякларны әйбәтләп юарга, антисептик яисә корыта торган препаратлар куллану шарт.

Оекбаш һәрвакыт коры булырга тиеш. Әгәр дә аяклар каты тирли икән, ул вакытта алмашка үзең белән чиста оек алып йөрергә кирәк.

Аквапарк, бассейнда йөзгәннән соң аякларга антисептик сиптерегез.

Кирәк булганда, дерматологка баруны озакка сузмаска һәм аяклар проблемалы икән, мөмкин кадәр дымландырмаска тырышыгыз.

http://shahrikazan.ru/news/s%D3%99lam%D3%99tlek/tyrnak-tireg-batyp-kerep-smsen-chen-bala-vakyttan-uk-dres-itep-kisrg-kirk

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев