Ябыгу – модамы, чирме?
Бер танышымның 15 яшьлек кызы үткән ел азагында ябыгырга дип үзенә максат куйган. Мондый очракта, ник бик юан идемени, дигән сорау тумый калмый. Юк, башкалардан әллә ни аерылмый, күзгә-башка чалынмый торган, уртача гәүдәле, матур гына кыз бала иде. Урта яшьләрдәге кешегә шулай тоела ул. Балигълык яшенә җитмәгән кыз үзендә йөз төрле кимчелек тапкан.
Үсмерләр озак уйлап тормый, әллә ниләр эшләп ташларга сәләтле. Ябык күренергә тырышу да алар өчен ят нәрсә түгел. Тазарак гәүдәле хатын-кыз элек кенә сәламәтлек билгесе иде. Хәзер карашлар һәм теләкләр бүтәнчәрәк, яшь кызлар Барби курчагы кебек ябык булу хыялы белән яши.
– Советлар Союзы чорында нык ябык кызлардан көләләр иде һәм, чырага әйләнгәнсең, бер-бер төшең авыртмыймы, сөягең сынмыймы, дип сорыйлар иде, – ди табиб-психотерапевт Гомәр Зиатдинов. – Соңгы елларда андый гәүдәләр стандартка әйләнә башлады. Моны күп кенә модельерлар да хуплый. Такта кебек нечкә кызга тегелгән кием, элгечкә элеп куйган кебек, җилфер-җилфер килеп йөри.
Кызларның яфрак калынлыгында булырга тырышуына Барби курчаклары да тәэсир итми калмагандыр. Кайбер илләрдә аларны сатуны тыйдылар хәтта. Россиядә дә бу уңайдан фикерләр төрле. Гомәр Мәхмүт улы әйтүенчә, физиологик яктан карасак та, тар оча сөяге бала табарга кыенлык тудырачак, яссы күкрәктә бәләкәчкә сөт төшмәячәк. Үзәк каналлардан анорексия белән авыручыларны әледән-әле күрсәтеп торалар. “Аларны терапия бүлегенә салып дарулар белән күпме генә дәваласак та, үзләренең теләге юк икән, файдасы булмаска мөмкин, аннан чыккач, яңадан элеккеге тормышка әйләнеп кайтучылар да юк түгел, – ди табиб-эндокринолог Гүзәл Яруллина. – Нерв анорексиясе чире психикага да бәйле, шул ук вакытта тән авыруы да. Ул организмга зур зыян сала, азагы үлем белән тәмамланырга да мөмкин”.
– Ябыгу сөяккә кадәр үткәч, организм үзен-үзе “ашый” башлый, – ди Гомәр Зиатдинов. – Кеше, коры сөяк булса да, көзгегә карагач, гәүдәсен юан итеп күрә. Дисморфофобия дигән термин бар. Ул тән үзгәрешеннән курку дигән мәгънәне аңлата. Адәм баласы үзеннән канәгать түгел: колагым тырпайган, аягым кәкре, күзем дә мин теләгәнчә түгел, дип үзгәртергә тели. Соңгы елларда пластик операциягә дә кереп яталар. Тик үзгәргән саен канәгатьсезлек арта гына. Битенә операция ясатып, азактан өзлеккән бер кыз килгән иде. Күзе йомылмый, бит тиресе салынып тора. Операциягә кадәр төшкән фотосын күрсәтте, бик чибәр булган. Танышларым, барма, ясатма, син болай да чибәр, дип торды, ди. Үз-үзенә ышанычы булмаган кешеләр шундый аяныч хәлгә төшә.
Ул бу җәһәттән чит ил хатын-кызларын үрнәк итеп куя. Әйтик, Германиядә юан гәүдәле хатын-кызлар да сыланып торган кием киеп йөри. Гәүдәләренең төз булмавына исләре китми, спорт белән шөгыльләнәләр, ризыкны да чикләмиләр. Аларның, бөтен кешегә ярап булмас, мине яратучы да табылыр әле, диюләре, әлбәттә, соклану уята. Анорексия белән авыручының төп ялгышы – ач торып, үзен интектерү. Вакыт-вакыт бик күп тә ашап куялар икән. Корсак тулгач, ризыкны кире чыгара башлыйлар. Организмда тиешле микроэлементлар җитмәгәч, тырнаклары сына, чәчләре коела, тән тиресе кибә, җыерчык баса. Аннары тешләренә зыян килә, ашказаннары борчый. Тире астындагы май катламы беткәч, күкәйлек тиешенчә үз функциясен башкара алмый, күрем туктала, климакс башлана... Болар, бик каты ябыкканда, бер ел эчендә булырга мөмкин.
Белгечләр анорексиядән интегүчеләрнең төгәл статистикасын әйтеп бирә алмый. Чөнки проблемасы булып та, табибларга, бигрәк тә психиатрларга бик сирәк кеше генә күренергә җөрьәт итә. “Әлеге чирдән дәваланучылар арасында “отличниклар” да байтак. Алар бар нәрсәне камил итәргә тырыша. Организмны тилмертеп, ач торырга да үзләрендә көч табалар, – ди психотерапевт. – Шыр ябыкларның кызык ягы да бар: ашауга хирыс булмасалар да, башкаларны тәмле ризык пешереп сыйларга яраталар. Үзләре ашамыйлар, якыннарының ашавыннан тәм табалар. Бер ябык кыз абыйсы белән килгән иде. Абыйсы: “Ул мине ашатып симертеп бетерде инде”, – дип сөйләп торды”.
26 яшьлек бер хатын исә психотерапевтка бала тапкач борчылып килгән. Ул 13 яшендә ябыга башлаган. Ябыгуның зыянлы икәнен хәзер генә аңлаган. Әлеге ханым: “Бик авырлык белән балага уздым, ул да, ябыгам дип, минем ялгышны кабатласа, нишләрмен?” – ди икән... Кеше вакытында үзен кулга алса, чирне җиңә ала, ди белгечләр. Иң әүвәл үзеңне яратырга, ничек бар – шулай кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Барби курчагы тышкы кабык кына бит ул, эчке матурлыгың булсын!
Фото:https://pixabay.com
Фәния Арсланова
https://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев