Лениногорскида яшәүче бер парның алтын туе
Шәһәребездә яшәүче Люция апа һәм Минзаһит абый Зариповларның бергә гомер итә башлауларына шушы көннәрдә 50 ел тула.
Мин килеп кергәндә, бергәләп мәш килеп дәрес әзерләп утыралар иде.
Өченче сыйныфта укучы оныклары Булатка өй эшен эшләргә ярдәм итүләре икән.
- Картаерга вакыт юк, һаман әле укыйбыз, - дип елмаеп каршы алдылар...