Агач утырту тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида яшеллек артачак
"Яшь Гвардия" активистлары "Яшел шәһәр" проекты кысаларында агачлар утыртты. Әлеге проектны җирле сәяси партия сентябрь аенда башлап җибәрде. 19 май көнне партиянең башкарма комитеты, студентлар, депутатлар шәһәрнең Добролюбов урамында 50 төп имән агачы үсентеләре утыртты. Яшь гвардиячеләр аларга су сибеп, карап торачак, дип хәбәр итә муниципалитет сайты.
-
Лениногорскида агач утырттылар
Мәктәпләр, оешма-предприятие һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре агач утырту көнендә катнашты. Чайковский урамында, паркларда, квартал эчләрендә, мәктәп территорияләрендә һәм промышленность зоналарында барлыгы 170 тирәк, 200 юкә, 300 миләш, 50 төп өрәңге үсентесе утыртылды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре урманда 13 мең 600 төп нарат агачы утыртты. Ә «Бәкер» шифаханәсе хезмәткәрләре Бәкер авылы тирәсен...
-
Үрнәк ал син, кеше!
Яңа уку елы башлануга бер ай гына үтсә дә, Керкәле мәктәбе укучылары укуда гына түгел, үзләренең игелекле гамәлләрен эштә дә күрсәтте. Әби-бабалары турында белгәннәрен барлап,аларның күркәм эшләрен дәвам итүчеләр булуын, язган иншаларында гына түгел,ә тормышта да раслап күрсәтәләр.Авыл баласы бит ул табигать кочагында яши. Үзе яшәгән җирнең тагын да ямьлерәк...
-
Тау башына агач утырттык
Галия апа Рәхимова безне, Керкәле мәктәбенең VII - VIII сыйныф укучыларын, тау башына агач утыртырга чакырды. Без рәхәтләнеп риза булдык. Әйтәләр бит, кеше үз гомерендә бер мәртәбә булса да агач утыртырга тиеш, дип. Минем әлегә хәтле бер тапкыр да агач утыртканым юк иде. Галия апа агач үсентеләре алып килде. Анда...
-
Яшелләндерү терапиясе
Үткән шимбәдә республикада яшелләндерү эше старт алды һәм бу эштә 20 меңгә якын кеше катнашты. Бу көнне шәһәребездә агач-куаклар утыртылды, шул ук вакытта көзге өмә дә гөрләде. Яшелләндерү өчен 500 төп юкә, 300 төп кыргый алмагач, 200 төп сперия Чабаксар шәһәреннән кайтарылган. 50шәр төп юкә, миләш, имән, шомырт, 100 төп...
-
Лениногорскида шимбә көнне 1 мең 300 төп агач үсентесе утыртачаклар
6 октябрь, шимбә көнне, Гагарин, Чайковский, Ленинградская урамнары, шәһәр паркларында 1 мең 300 төп агач үсентесе утыртырга планлаштыралар. Монда шәһәрдәге шактый гына предприятие һәм оешма катнашыр дип көтелә. Үсентеләрне "Лениногорск урман хуҗалыгы"ннан алалар, кайберләре Чабаксардан кайтарылган.