Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Яшелләндерү терапиясе

Үткән шимбәдә республикада яшелләндерү эше старт алды һәм бу эштә 20 меңгә якын кеше катнашты. Бу көнне шәһәребездә агач-куаклар утыртылды, шул ук вакытта көзге өмә дә гөрләде. Яшелләндерү өчен 500 төп юкә, 300 төп кыргый алмагач, 200 төп сперия Чабаксар шәһәреннән кайтарылган. 50шәр төп юкә, миләш, имән, шомырт, 100 төп...

Үткән шимбәдә республикада яшелләндерү эше старт алды һәм бу эштә 20 меңгә якын кеше катнашты. Бу көнне шәһәребездә агач-куаклар утыртылды, шул ук вакытта көзге өмә дә гөрләде.


Яшелләндерү өчен 500 төп юкә, 300 төп кыргый алмагач, 200 төп сперия Чабаксар шәһәреннән кайтарылган. 50шәр төп юкә, миләш, имән, шомырт, 100 төп каен үсентесе - "Лениногорск урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесеннән. Бу көнне барлыгы 1 меңнән артык төп үсенте утыртырга планлаштырылган иде.
Гагарин урамында яшелләндерү терапиясе иртәнге тугызда колач җәйде. Биредә нефть техникумыннан 60ка якын студент, мәш килеп, агач-куаклар өчен чокыр казый. Эшкә күтәренке кәеф белән чыкканнар. Шушы уку йорты студенты Дмитрий Сальников:
- Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да агач утыртырга тиеш. Мин шәһәребезне яшелләндерүгә, матурайтуга өлеш кертә алуыма куанам. Үсентеләр үсеп китсә, 15 елдан бу урынны зур, матур, мәһабәт агачлар бизәп торачак. Балаларың белән килеп: "Менә бу агачны, улым, мин утырткан идем. Син дә үсә төшкәч, агач утыртырсың, аннан балаларыңа күрсәтерсең" дип, әйтү өчен генә булса да утыртырга кирәк агачларны, - ди.
Урамның буеннан-буена чокырлар казылып куелгач, юкә, алмагач үсентеләрен ипләп кенә, тамырларын җәрәхәтләмичә утыртып куйды һәм су сипте яшьләр. Агач утыртуның ни дәрәҗәдә үтәлүен карарга килгән башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев яшь буынга хәер-фатихасын һәм агач утырту буенча киңәшләрен бирде.
Ә бу вакытта үсентеләр төялгән машина "Мәхәббәт" паркына юнәлде. Монда Мәшгульлек үзәге, ЗАГС, "Агропак-Татарстан" җәмгыяте хезмәткәрләре, политехник колледж студентлары җиң сызганып эшкә керешкән иде. Биредә каен һәм имән үсентесе утыртыла. Туфракка үсентеләр җайлашса, шифалы яңгырлар явып, тернәкләнеп китсә, берничә елдан соң бу урын чит ил паркына тиң булачак.
"Лениногорск урманчылыгы" директоры Салих Фазлирахманов билгеләп үткәнчә, көзен агач утырту күркәм традициягә әйләнде.
- Быел агач утырту өмәсенә 1 мең 720 төп каен, алма, юкә, миләш, чыршы һәм декоратив куаклар әзерләдек. Элек әби-бабайлар утырткан агачлар инде картайды. Аларын кисеп, яңаларын утыртабыз, - диде ул.
Моннан тыш, агач утырту эше Набережная урамы һәм "Юбилейный" паркында, ә чүп-чардан арындыру буенча көзге өмә балалар бакчалары территориясендә оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агач утырту