Авыл тег белән яңалыклар
-
Хуҗалыкларда – министр урынбасары
Шушы көннәрдә республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов районыбыз хуҗалыкларында булып китте. Аерым алганда, ул "Чулпан", "Маркс", "Спартак", "Родник", "Восходящая Заря", "Лениногорская"агрофирмасы" җәмгыятьләрендә кышлату чорының барышы белән танышты. Аннан соң Иске Шөгер Мәдәният йортында киңәшмә уздырып, булган кимчелекләрне, җитешсезлекләрне әйтеп узды.
-
Озак калмады язга да
Язгы чәчү башланырга вакыт бар бит әле, дияргә ашыкмагыз. Вакыт бик тиз узып китә. Язның бер көне ел туйдыра дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер, чәчү чорындагы очраклы гына җитешсезлек тә уңышны киметергә мөмкин. Язгы кыр эшләре юнәлешендә эшлиселәр байтак. Әле өстәвенә, яз иртә дә килеп куйса. Быел 62 мең 702 гектарда...
-
Өлкәннәр өчен клуб
Зәй-Каратай авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен оештырылган клубның беренче утырышы узды. 2011 елда социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт хезмәтләреннән файдалану һәм аның сыйфаты турындагы нәтиҗәдән чыгып, әлеге клубны оештыру кирәк дип табылган иде. Өйгә килеп күрсәтелгән хезмәттән файдаланучы авыл өлкәннәре һәм инвалидлар бергә очрашып аралашуны хуплыйлар. "Исток-Башлангыч" социаль хезмәт күрсәтү үзәге...
-
Авыл транспорты
Шәхси хуҗалыкларда атлар бөтенләй калмады дисәң, дөрес булмас. Писмән җирлегендә 72 баш ат исәпләнә, Иске Иштирәк авылында - 25әү, Куакбаш белән Иске Шөгердә - 13 бахбай бар, Зәй-Каратайлылар 12 баш ат тота. Ат - иң ышанычлы транспорт шул ул, бер литр бензин дә сорамый.