Авыл тег белән яңалыклар
-
Иң зур шатлыклары – юллар
Сарабиккол - райондагы иң ерак авылларның берсе булгангамы, анда сирәгрәк барыла. Барган-барган озаккарак дип, шимбә көнне иркенләп шул якка юл тоттык. Сәфәребезне мәктәптән башларга булдык. Укытучылар безне мәктәп яңалыклары белән таныштырган арада, һәрвакыттагыча, елмаеп авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина килеп керде. Бүгенге көндә Сарабикколда халык күптән көткән бик зур эш...
-
Авыл җирлеге башлыгы – лауреат
Казанда ТР Эчке эшләр бүлегенең актлар залында "Закон территориясе" дигән республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Конкурс авыл җирлекләре, муниципаль район һәм шәһәр округлары, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, шәхси сак предприятиеләре арасында үткәрелә. 196 материал тапшырылып, шуннан 35 җиңүче һәм лауреатлар билгеләнгән. Бүләкләнүчеләр арасында Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы...
-
Басуда эш тынмый
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, «Союз-Агро» җәмгыятенең "Зеленогорский" бүлекчәсе 500 тоннадан артык сенаж салган. "Ленин", "Лениногорская" агрофирмасы" җәмгыятьләре печән әзерләү өчен күпьеллык үләннәрне чабарга кереште.
-
Мал азыгы әзерләү вакыты
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен тәмамлап, кайберләре терлек азыгы әзерли башлауга кереште. "Союз-Агро" җәмгыятенең "Зеленогорский" бүлекчәсе 200 тонна сенаж әзерләде инде. Киләсе атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашында мал азыгы әзерләү буенча семинар үтәчәк.
-
“СССРда эшләнмәгән” шул
"Заман сулышы"ның 2012 елның 30 март санында басылган Розалия Мостафинаның шул исемдәге мәкаләсен укыгач, кулыма каләм алмый булдыра алмадым. Бүгенге көннең иң авырткан проблемасы бит ул. Кием-салым дисеңме, төзелешме (яңа салынган йортларның күбесе яшәргә яраксыз), ашау-эчү продукциясеме - барысы да "СССРда эшләнгән" дигән мөһере булмаганлыктан, газап чигә, кадерен җибәрә. Чит...
-
Чәчү дәвам итә
Хәзерге вакытта районыбыз хуҗалыклары борчак, солы, вика, сабан бодае, берьеллык үләннәр һәм терлек азыгы культуралары чәчә, арпа чәчүне төгәлләп бетереп киләләр. 3 май иртәсенә алынган мәгълүматларга караганда, язгы бөртекле культуралар 17 мең 99 гектарда чәчелгән (планда - 22 мең 940 гектар). Шуның солы - 2 мең 804 гектарда, борчак -...
-
33 ел әлеге тармакта
Гөлүсә Сәхапова "Маркс" җәмгыятендә зоотехник булып эшли. Хатын-кызга мондый җаваплы вазифаны башкаруы авыр булса да, ул зарланмый. Соң, 33 ел авыл хуҗалыгында тир түккәч, бөтен эшнең җаен, тәртибен энәсеннән-җебенә кадәр белә. - Сыерларны көненә өч тапкыр савабыз. Сыерлардан күп күләмдә сөт алуга ирешүдә терлекчеләрнең дә, сыер савучыларның һәм җитәкчелекнең дә...
-
Тырыш хезмәткә – бәя бар
Бу көннәрдә игенчеләр, Ходайның һәр бирмеш көненең кадерен белеп, туфракта дым беткәнче дип, алны-ялны белмичә кырда эшли. Шул исәптән "Ленин" җәмгыятендә (Федотовка) тырышып көч куялар. Язгы кыр эшләренең барышы белән якыннанрак танышу өчен әлеге хуҗалыкта булып кайттык. Кыр эшләрендә, шулай ук урып-җыю эшендә федотовкалыларның сынатканы юк. Аның быелгысы да шулай...
-
Шаһит ЯКУПОВ: “Тырышмасаң, китереп бирүче юк”
Авылның киләчәген төрле кеше төрлечә күз алдына китерә. Берәүләр- авыллар бетә, дип сукранганда, икенчеләре- булган мөмкинлекләрдән файдаланып, тырышып-тырмашып үз эшләрен ача. Икенчеләр рәтенә Үзбәк авылында сарык үрчетү белән шөгыльләнүче фермер Шаһит Якуповны кертер идем. Әнә бит, 17 - 18 кешелек авылда (ә кышын сигезәү генә кала) җир өстендә үскән кеше...
-
Мул уңышка – нигез
Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләре дәвам итә. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән 19 апрельгә алынган мәгьлүматларга караганда, күпьеллык үләннәрне тукландыру, ягъни минераль ашламалар кертү 4мең 900 гектарда, ягъни 44 процентка башкарылган (план - 11,1 мең гектар), уҗым культураларына килгәндә, алар 2 мең гектарда тукландырылган (план - 11,2 мең гектар). Тырмалау буенча карасак,...
-
Медицина күзәтүе – сәламәтлеккә беренче юл
Авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләрне сау-сәламәт эшчеләр ярдәмендә генә башкарып чыгып була. Авыруларны булдырмау максатыннан, алар өчен куркынычсыз эш шартлары тудыру мөһим бурычларның берсе. Зарарлы шартлардагы эшләргә бары сау-сәламәт кешеләрне генә алу тиешле. Муниципаль район башлыгы катнашында узган координацион совет утырышында зарарлы шартларда эшләүчеләргә медицина күзәтүе уздыруны тәэмин итү турында карар...
-
Кайчан кайтырмын соң яңадан?
Исәнмесез! Сезгә ерак Себердән, Нижневартовскидан кайнар сәламнәремне җибәреп калам. Күптән сезгә язарга уйлый идем, һаман батырчылыгым җитмәде. Лениногорскида яшәүче классташым "Заман сулышы" газетын җибәргән иде. Шуннан "Урта Чишмә күңелләрдә яши" дигән язманы (24.06.11 ел) кабат-кабат авылымны күз алдына китерә-китерә укыдым. Мин Урта Чишмәдә яшәгән Хатип Саттаров белән Нурлыгаян исемле кешеләрнең...
-
Җан әрнүе
Гомер уза аккан сулар кебек, йөрәкләрдә кала әрнү ярасы, диләр. Минем тормышымда да җан ярасы калдырган эзләр күп булды. Иң беренчесе 1983 елның май аенда башланды. Ул вакытта миңа 33 яшь. 12 яшьлек улым Нәфис авырып китте. Мәктәптән кайта да: "Әни, нигәдер минем хәлем юк", ди. Болай булмый дип, участок...
-
Авыр чакта аңа таяндык
Күңелемә тынычлык эзләгәндә, кулыма Рәшит абый Якупов иҗат иткән "Сарабиккол - әби авылы" китабын алам һәм уңган-булган авылым халкын күңелем күзлегеннән үткәрәм. Шуларның берсе - көчле рухлы, оештыру сәләтенә ия, кызганыч ки, якын көннәрдә мәрхүм булган Минзифа Исхакова. Аның балачагы авыр елларга туры килә. Яшьлек еллары катлаулы, әмма күңелле чорларны...
-
Котлыйбыз!
Казанда Игенчеләр сараенда иң яхшы авыл җирлеге башлыклары, шәхси һәм гаилә хуҗалыклары, кооперативларының республика конкурсына йомгак ясалды. Монда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты. Акчалата бүләк һәм дипломны Татарстаннан 110 кеше алды. Бүләкләү өч номинация буенча узды. "Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында терлекләрне югары...