Бүләкләр сезне көтә
Үзәк почтада "Әбүнәче көне"нең чираттагысы үтте. "Заман сулышы" редакциясе 7 приз әзерләгән иде.
Призларның дүртесен призлар уйнатуга үзләре килгән укучыларыбыз арасында уйнатырбыз, дип аерып куйган идек. Бәйрәмдә укучыларыбыздан ике кеше генә катнашты. Алар да үзләре килә алмаган, балаларын җибәргәннәр. Шулай итеп, призларның беренчесе - Лениногорскида яшәүче Заһирә Газизовага чыгып, аның...