Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүләк оту күңелле

2012 елның икенче яртыеллыгына газет-журналларга язылу төгәлләнде. «Заман сулышы» алты ай буена ике меңнән артыграк укучысы белән элемтәдә торачак. Әле шушы көннәрдә язылучыларыбыз арасында призлар уйнатып алдык. Әлеге акция апрель аенда башланган иде. «Заман сулышы»на 2012 елның икенче яртыеллыгына язылучылар квитанция номерын, үзләре турында мәгълүмат хәбәр итеп, призлар уйнатуда катнашу...

2012 елның икенче яртыеллыгына газет-журналларга язылу төгәлләнде. «Заман сулышы» алты ай буена ике меңнән артыграк укучысы белән элемтәдә торачак. Әле шушы көннәрдә язылучыларыбыз арасында призлар уйнатып алдык.


Әлеге акция апрель аенда башланган иде. «Заман сулышы»на 2012 елның икенче яртыеллыгына язылучылар квитанция номерын, үзләре турында мәгълүмат хәбәр итеп, призлар уйнатуда катнашу мөмкинлеге алды. Шулай итеп, 16 июльдә 16.00 сәгатьтә 249 кешенең исем-фамилиясе, квитанция номеры язылган кәгазьне бөкләп барабанга тутырдык.
Призлар уйнатуда һәрвакытта да читтән кешеләр чакырырга тырышабыз. Бу юлы комиссиядә Гадәттән тыш хәлләр идарәсе хезмәткәре Регина Шәрифуллина һәм Казаннан килгән каләмдәшебез Мәгафур Гарипов утырды. Юк, башкаладан махсус чакырмадык Мәгафүр әфәндене. Аның редакциягә үз эшләре белән килүе нәкъ менә призлар уйната торган вакытка туры килде, һәм ул, бик теләп, әлеге процессны күзәтеп утырды.
Барабан белән идарә итүне 6 яшьлек Илшатка тапшырдык. Аны бик каты әйләндереп, дүрткә бөкләнгән кәгазьне тартып чыгарды. Беренче призыбыз 10 килограммлы «Макфа» оны иде. Ул шәһәребезнең Ленин проспекты, 29 нчы йортта яшәүче Җәүһәр Әхмәровага чыкты. Икенче приз - 10 килограммлы шикәр комы. Ул Шашин урамы, 44 нче йортта яшәүче Галия Гыйләҗевага «тәтеде». Россиядә эшләнгән һәм көйдерми-яндырмый, бәрәңгене бик тәмле итеп кыздыра торган таба шушы көннәрдә Ялтау авылына юл алачак. Аның хуҗасы - Гайфетдин Гыйләҗев. Стена сәгате Куакбаштагы укучыбызга чыкты. Ул Хәлил Сәүбәнов. Әлеге авыл турында берничә сүз әйтеп китми булмый, һәр приз уйнатуда алар актив катнашалар. Мәсәлән, редакция район почта элемтәсе белән берлектә, һәр подписка чорында өч тапкыр «Әбүнәче көне» үткәрә. Анда иң күп катнашучы кем дисез? Әлбәттә, куакбашлылар. Монда әлеге авылның почта бүлекчәсенең дә роле зур, бугай. Нәкъ менә алар, миңа калса, шушы көнне язылыгыз, дип аңлату эшләре алып бара.
...Барабан әйләнүен дәвам итте. Чираттагы приз - урын-җир кирәк-яраклары Б.Хмельницкий урамындагы 32 нче йортта яшәүче Дәүҗан апа Мифтаховага чыкты.
Һәм соңгы призыбыз - электр чәйнеге хуҗасы билгеле булды. Ул шәһәребездә Мурзин урамындагы 2 «Б» йортта яшәүче Рәшидә Рәхимова. Без газетабызны күбрәк авыл халкы укый дип уйлый идек. Шәһәрлеләр дә шактый алдыра икән. Бәлки, авылда яшәүчеләрнең күбесенең хәбәр итәргә вакыты да булмагандыр, эш чоры бит. Ә приз отучыларны без, чын күңелдән котлыйбыз.
Җиңүчеләрне редакциядә Тукай урамы, 3 нче йорт адресы буенча көтеп калабыз. Үзегез белән паспорт, ИНН, Пенсия фонды страховка таныклыгы (пластик карточка) алып килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бњлђк

2
X