Ремонтлыйлар да, укыйлар да
"Ленин" хуҗалыгында механизатор, слесарь, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнүчеләр өчен укыту-өйрәнү узды.
Әлеге гамәл ел саен бер үк ялгышны кабатламас өчен үткәрелә. Бу көн бирегә килгән инженер, агрономнар өчен тәҗрибә уртаклашу чарасы да булып торды. Хуҗалык җитәкчеләреннән башка уздырылган укыту техниканы үз вакытында әзерләүдә килеп чыккан сорауларны хәл итүдә...