Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Ремонтлыйлар да, укыйлар да

"Ленин" хуҗалыгында механизатор, слесарь, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнүчеләр өчен укыту-өйрәнү узды. Әлеге гамәл ел саен бер үк ялгышны кабатламас өчен үткәрелә. Бу көн бирегә килгән инженер, агрономнар өчен тәҗрибә уртаклашу чарасы да булып торды. Хуҗалык җитәкчеләреннән башка уздырылган укыту техниканы үз вакытында әзерләүдә килеп чыккан сорауларны хәл итүдә...

"Ленин" хуҗалыгында механизатор, слесарь, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнүчеләр өчен укыту-өйрәнү узды.


Әлеге гамәл ел саен бер үк ялгышны кабатламас өчен үткәрелә. Бу көн бирегә килгән инженер, агрономнар өчен тәҗрибә уртаклашу чарасы да булып торды. Хуҗалык җитәкчеләреннән башка уздырылган укыту техниканы үз вакытында әзерләүдә килеп чыккан сорауларны хәл итүдә авыл хуҗалыгы белгечләре белән механизаторларга, күзгә-күз очрашып, киңәшләшергә мөмкинлек бирде. Хәзер нәкъ менә техниканы язгы кыр эшләренә әзерләр чак. Шул чорга хас ялгышлыкларны җибәрмәс өчен техниканы дөрес көйләү алымнары һәм стандартлары практик өлешендә күрсәтелде. Хуҗалык инженерлары ремонтлау мастерское, ремонтны оештыру шартлары белән танышты. Сүз уңаеннан, "Ленин" җәмгыятендә мастерской утын белән җылытыла, шунлыктан елның теләсә кайсы вакытында машина ремонтларга була.
Хуҗалык агрономнары язгы чәчү компаниясен үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашты, ремонтның сыйфатына карап эш хакы түләү турында фикер алышты.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге начальнигы Ренат Мостафин техниканы әзерләү темплары белән таныштырды. Нәкъ менә бу чорда техника куркынычсызлыгы мәсьәләсе кискен тора. Бу хакта Гостехнадзор инспекциясе начальнигы Салих Галимов сөйләп үтте.
Укытуга йомгакны авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дамир Миңнебаев ясады, катнашучылар белән бергәләп язгы кыр эшләренә бурычлар билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чђчњгђ ђзерлек