Исерек ир-ат сөяркәсенең 1 яшьлек баласын кыйнаган
Әлеге хәл Чистайда булган. Җирле полиция бүлегенә гадәттән тыш вакыйга турында хәбәр кичә иртән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләреннән керә.
Табибларга ярдәм сорап, 1 яшь тә 2 айлык баласы белән әни кеше мөрәҗәгать итә. Әни кешенең сүзләренә караганда, малайны аның өйдәше, 37 яшьлек исерек ир-ат кыйнаган булып чыга. Әлеге ир-ат...