Лениногорскига Казаннан эшче төркем килеп спорт мәйданчыкларын карап китте
Шушы көннәрдә шәһәребезгә Казаннан эшче төркем килеп, бездәге универсаль спорт мәйданчыкларын карап китте.
2013 елдан башлап, республика президент программасы нигезендә мәктәпләр, уку йортлары янында универсаль спорт мәйданчыклары төзелә башлады. Шәһәребездә бүгенге көндә тугыз шундый мәйданчык бар инде, аның алтысы 2013-2014 елларда, тагын өчесе быел кулланылышка тапшырылган. Программа буенча мәйданчыкларның алты...