Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскига Казаннан эшче төркем килеп спорт мәйданчыкларын карап китте

Шушы көннәрдә шәһәребезгә Казаннан эшче төркем килеп, бездәге универсаль спорт мәйданчыкларын карап китте. 2013 елдан башлап, республика президент программасы нигезендә мәктәпләр, уку йортлары янында универсаль спорт мәйданчыклары төзелә башлады. Шәһәребездә бүгенге көндә тугыз шундый мәйданчык бар инде, аның алтысы 2013-2014 елларда, тагын өчесе быел кулланылышка тапшырылган. Программа буенча мәйданчыкларның алты...

Шушы көннәрдә шәһәребезгә Казаннан эшче төркем килеп, бездәге универсаль спорт мәйданчыкларын карап китте.


2013 елдан башлап, республика президент программасы нигезендә мәктәпләр, уку йортлары янында универсаль спорт мәйданчыклары төзелә башлады. Шәһәребездә бүгенге көндә тугыз шундый мәйданчык бар инде, аның алтысы 2013-2014 елларда, тагын өчесе быел кулланылышка тапшырылган. Программа буенча мәйданчыкларның алты варианты бар. Кайберләре мини-футбол, икенчеләре баскетбол, волейбол уйнар өчен ясалган, тренажерлар да куелган.

Мәйданчыкларда, һава торышы яхшы булганда, физкультура дәресләре үтә, дәрестән соң да укучыларны шунда очратырга була. Ә җәй көннәрендә исә кич белән шул тирәдәге балалар футбол, баскетбол уйнарга килә. Менә шушы мәйданчыкларның нәтиҗәле эшләвен белү, аларның сакланышын карау максатыннан эшче төркем комиссиясе килде дә инде. Алар 11нче гимназия һәм 12нче лицей территориясендәге мәйданчыкларны карады.

- Спорт мәйданчыгы җәй көне дә буш тормады, мәктәп укучылары да, бу тирәдә яшәүче балалар да рәхәтләнеп уйнады. Кайтышлый качельләрдә кечерәк сыйныф укучылары да атынып китә, - ди 11нче гимназия директоры Тәслимә Халикова.
12нче лицейда мәйданчыкта физкультура дәресе бара, укучылар ГТО нормативларын тапшыра иде. Биредә баскетбол уйнар өчен боҗралар да куелган. Тикшерү төр­кеме җитәкчесе урынбасары, Та­тарстан Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова әйтүенчә, быел республика буенча 162 универсаль спорт мәйданчыгы кулланылышка тапшырылган. Әлеге программа киләсе елда да эшләвен дәвам итәчәк, ди ул.
Киләсе елда районыбыздагы бер авыл территориясендә шундый мәйданчык төзеләчәге билгеле булды.
Розалия Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: делегация