День города тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида үтәчәк бәйрәм чараларында үзгәрешләр бар
Шәһәрдә социаль объектлар 9.20 сәгатьтән 11.20 гәчә ачыла. Бәйрәмнең тантаналы ачылу вакыты - 11 сәгать 30 минутта, «Яшьлек» стадионында. Медсанчасть янындагы күлдә флайбордистлар чыгышы - 13.00 сәгатьтә башлана. Татар эстрадасы артистлары - Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Римма Ибраһимова, Рөстәм Асаев, Марат Галимов һәм Артур Минһаҗев дуэты чыгышы, алып баручы -...
-
Лениногорск юбилеена багышланган бәйрәм турында өстәмә мәгълүмат
Бәйрәм 22 августта узачак. Төшкә хәтле объектлар ачыла, 13.00 дә "Яшьлек стадионында бәйрәм чарасы башланып китә, 15.30 да концерт башлана. Бик күпләрне нинди артистлар килүе кызыксындыра иде. Казаннан Татарстанның атказанган артистлары Римма Ибраһимова, Зөфәр Билалов белән Зәйнәп Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев һәм "Казан егетләре" ансамбле килә. Ә Мәскәүдән "Премьер-министр» төркемен чакырганнар.
-
Лениногорскида шәһәр көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр
Бүген мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Шәһәр көнен билгеләп үтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Август башыннан алып. шәһәрдә күп кенә кызыклы чаралар узачак: күргәзмә, ярыш, үзешчәннәр концерты һәм башкалар. Махсус карар белән бәйрәм чаралары расланган. 10 августта «Яшьлек» стадионында этләр күргәзмәсе уза - бөтенроссия ("Кара алтын-2014") һәм региональ ("Чёрное золото-2014")....