Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскида шәһәр көнен билгеләп үтәргә әзерләнәләр

Бүген мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Шәһәр көнен билгеләп үтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Август башыннан алып. шәһәрдә күп кенә кызыклы чаралар узачак: күргәзмә, ярыш, үзешчәннәр концерты һәм башкалар. Махсус карар белән бәйрәм чаралары расланган. 10 августта «Яшьлек» стадионында этләр күргәзмәсе уза - бөтенроссия ("Кара алтын-2014") һәм региональ ("Чёрное золото-2014")....

Бүген мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә Шәһәр көнен билгеләп үтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Август башыннан алып. шәһәрдә күп кенә кызыклы чаралар узачак: күргәзмә, ярыш, үзешчәннәр концерты һәм башкалар. Махсус карар белән бәйрәм чаралары расланган. 10 августта
«Яшьлек» стадионында этләр күргәзмәсе уза - бөтенроссия ("Кара алтын-2014") һәм региональ ("Чёрное золото-2014").
15 августтан 30 сентябрьгә чаклы Туган якны өйрәнү музеенда шәһәрнең 59-еллыгына багышланган күргәзмә эшли, 30 августта аны бушлай карарга мөмкин булачак.
Шәһәр һәм республика көненә багышлап спорт чаралары да үтә. 14 августтан хатын-кызлар арасында мини - футбол буенча турнир башланачак.
Конкурсларга килгәндә, шәһәр көненә «Иң төзек йорт һәм ишегалды» бәйгесенә йомгак ясалачак.
«Туган көнең белән, шәһәрем» концерты, рәсем конкурсына нәтиҗә 17 августта «Балерина» фонтаны янында ясала. Үзәк китапханәдә, филиалларда, шулай ук авыл китапханәләрендә очрашулар, күргәзмәләр оештырыла.
Төп бәйрәм 30 августта «Яшьлек» стадионында үтә. Шәһәр халкы һәм кунакларга театральләштерелгән күренеш, бәйрәм концерты әзерләнә. Анда шәһәр һәм районның иң оста артистларыннан тыш, татар һәм Россия эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день города