Фатир тег белән яңалыклар
-
Лениногорскида бер әби фатирыннан чыга алмыйча торган
87 яшьлек Лениногорскида яшәүче бер әби фатирында егылган да чыга алмыйча яткан, ә ишеге эчтән бикләнгән булган. Коткаручылар килеп, аның фатир ишеген ачып керәләр.Әбигә "Ашыгыч ярдәм" чакыртып, аларга тапшыралар. Бу хакта KZNLIVE хәбәр итә.
-
Лениногорскида ятимнәр фатирлы булды(фотолар)
Шәһәребездә бүген унбер ятимгә яңа йорттан фатир ачкычлары тапшырылды. Алар Садовая 8"Б" йортында бер бүлмәле иркен фатирларда яшиячәк. Бу шатлыклы вакыйга белән район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады, исән-сау булып, бәхетле яшәргә язсын дип теләде. Тантаналы рәвештә ачкычлар тапшырылганнан соң хуҗалар үзләренең фатирларына ашыкты. Тиз арада күчергә теләүләрен әйттеләр.
-
Түбән Камада 150 меңенче булып туган баланы фатир көтә
Түбән Кама шәһәре 50 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә. Шул уңайдан шәһәрдә 150 меңенче булып туган балага фатир бүләк итәргә җыеналар. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җиткергән. Әлеге фикер Түбән камада яшәүчеләр, дөресрәге шәһәр төзелгәннән бирле биредә теркәлүчеләр санын исәпләгәннән туган. Түбән Каманың Гражданлык хәле актларын...
-
Лениногорскида ветераннарга фатир ачкычлары тапшырдылар
Шушы көннәрдә Садовая урамы, 6 нчы йорттан 27 ветеран һәм ике ятимәгә фатир ачкычлары тапшырылды. Әлеге тантаналы чарада шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, торак фондының әйдәп баручы белгече Елена Романеева катнашты.
-
Фатирлы булдылар
Мэриядә тантаналы рәвештә район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин апалы-сеңелле ятим 2 кызга һәм бер егеткә торак алу өчен сертификат тапшырды. Ятим балалар, ата-ана назыннан мәхрүм булганнарның яшәү шартларын яхшырту максатыннан, республика күләмендәге "Ятимнәргә - торак" программасы нигезендә, ел саен фатир алу өчен сертификат бирелә. Быел әлеге программа нигезендә 5...
-
Фатирыңнан колак кагуың бар
Шәһәр халкы айдан артык кайнар сусыз утырды. Ремонт эшләре тәмамлангач та озак вакыт бирмичә тордылар әле. Ә бөтен сәбәп - коммуналь хезмәтләр өчен зур суммада бурычы җыелган халыкта иде. Әнә шулай дип аңлаттылар башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев җитәкчелегендә узган административ комиссиядә. Һәм монда намуссыз рәвештә түләмәүчеләрнең эше каралды. "Лениногорск...