Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Камада 150 меңенче булып туган баланы фатир көтә

Түбән Кама шәһәре 50 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә. Шул уңайдан шәһәрдә 150 меңенче булып туган балага фатир бүләк итәргә җыеналар. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җиткергән. Әлеге фикер Түбән камада яшәүчеләр, дөресрәге шәһәр төзелгәннән бирле биредә теркәлүчеләр санын исәпләгәннән туган. Түбән Каманың Гражданлык хәле актларын...

Түбән Кама шәһәре 50 еллык юбилеен каршыларга әзерләнә. Шул уңайдан шәһәрдә 150 меңенче булып туган балага фатир бүләк итәргә җыеналар. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Метшин җиткергән.
Әлеге фикер Түбән камада яшәүчеләр, дөресрәге шәһәр төзелгәннән бирле биредә теркәлүчеләр санын исәпләгәннән туган. Түбән Каманың Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мәгълүматлары буенча, 150 меңенче бала шәһәрнең ярты гасырлык юбилеен билгеләп үткән елда, якынча 2016 елның август-сентябрь айларында туарга тиеш.
Балаларны хисаплап баруга бүгеннән - 147 290 саныннан старт бирелгән. Бүгенгә кадәр Түбән Камада нәкъ шуның кадәр бала туган булган. Яңа туган сабыйлар саны 150 меңгә якынлаша башлагач, шәһәрдә махсус видеоэкран да урнаштырмакчы булалар.
http://tukai-rt.ru/tt/component/k2/item/12246-tүbәn-kamada-150-meңenche-bulyip-tugan-balanyi-fatir-kөtә.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фатир Нижнекамск