Фестиваль тег белән яңалыклар
-
“Яхшылык бүләк ит!”
Мәдәният сараенда Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, «Яхшылык бүләк ит!» дип аталган фестиваль үтте. Аңа физик мөмкинлекләре чикле кешеләр җыелган иде. Бәйрәм уңаеннан, тәбрикләү сүзләрен шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җиткерде. Фестиваль Мәдәният сарае үзешчәннәре әзерләгән җыр-бию белән үрелеп барды. Фестивальдә катнашучыларга Мактау грамотасы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук инвалидлар да...
-
Болгариядән җиңү белән
Болгариядә "Роза ветров - 2012" балалар һәм яшүсмерләрнең Халыкара җыр фестивале узган. Анда Лениногорск данын Ани Вартанян яклап, "Халык вокалы" һәм "Эстрада вокалы" номинациясендә чыгыш ясады. Жюри әгъзалары җырчы кызга югары бәя биргән. Ул ике номинациядә дә I дәрәҗә лауреат һәм "Гран-при" исеменә лаек булган.
-
Җыр фестивалендә – җиңү
Чаллы шәһәрендә "Беренче адымнар" дип аталган республика җыр фестивале узды. Анда республиканың төрле мәктәпләреннән 800гә якын җырга-моңга һәвәскәр укучы катнашты. Безнең шәһәрдән Ф.Әхмәтшина, Р.Хәсәншина җитәкчелегендә 11 нче гимназия талантлары үз осталыкларын күрсәтте. Нәтиҗәдә, "Тулпар" вокаль триосына I дәрәҗә Диплом, Наилә Вилдановага III дәрәҗә Диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Сандугач кайчан сайрый?
Әлмәттә "Татнефть" җәмгыяте «Рухият» фондының "Сандугач сайрар илем" төбәкара балалар иҗаты фестивале унбишенче тапкыр уздырылды. Анда Лениногорск балалар музыка мәктәбе коллективы да катнашты. Жюри әгъзалары коллективлар сайлаган репертуарга, башкару осталыгына игътибар итте һәм безнекеләр өченче урынга лаек дип табылды.