Фестиваль тег белән яңалыклар
-
2018 елда Татарстанда 20гә якын традицион мәдәният фестивальләре узды
Татар милли бәйрәме – Сабан туе һәм рус халкының – “Каравон”, мариларның “Семык” бәйрәмнәре республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелде.
-
"Алтын барс" сынын кемнәр алуы билгеле булды
19 декабрь көнне Казанда "Татар җыры - 2015" фестивале узды. Быел ул уналтынчы тапкыр үткәрелә, "Кая гына барсам да, күңелемдә - туган җирем" дигән девизга нигезләнгән булган. Быел халыкчан җырлар күп иде, диләр тамаша кылучылар. Менә алар, "Алтын барс" сынына ия булучы җырчылар: "Иң яхшы альбом" (ир-ат җырчылар арасында) номинациясе...
-
Куакбаш авылында “Бердәм гаилә” фестивале үтте (фотолар)
Күптән түгел Куакбаш авылы мәдәният йортында, бердәмлек һәм татулык көненә багышланган "Бердәм гаиләдә" дип исемләнгән фестиваль үтте. Анда Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән Федотовка, Мордва-Кармалка, Яңа Сережкин, Кузьминовка, Ивановка авылларыннан төрле милләт халкы катнашты. "Бөтен авыллар да килә алырлармы? - дип куркып кына башлаган идек. Бу чын мәгънәсендә бәйрәм...
-
Лениногорск кызлары “Калейдоскоп” фестивалендә катнашып кайткан
Октябрь аеның соңгы көннәрендә шәһәребездә эшләп килүче "Ровесник" яшүсмерләр клубына йөрүче кызлар һәм егетләр Казанда үткән "Калейдоскоп" фестивалендә катнашкан. Алар төрле конкурсларда, викториналарда катнашып, "Лениногорск" җырын башкарган. "Кечкенә илем" номинациясендә беренче урынны яулаган. Аларга сертификат һәм диплом бирелгән.
-
Мәдәният сараенда "Безнең йорт - Татарстан" фестивале
-
«Юбилейлар парады» үзешчән сәнгать смотрының сайлап алу этабы тәмамланды
Быел ул Бөек Җиңүнең - 70, Лениногорск шәһәренең - 60, «Лениногорскнефть» идарәсенең 70 еллыгына багышланган иде. Бер атна дәвамында жюри хөкеменә 12 предприятие, оешма һәм уку йортлары үз программасын тәкъдим итте. Болар - политехник колледж, КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы, педагогия колледжы, нефть техникумы, «Лениногорскнефть», «Лениногорскгаз» идарәләре, эчке эшләр бүлеге, үзәк хастаханә,...
-
Лениногорскилылар "Моңлы тамчы" фестивалендә катнашты
28 март көннне безнең мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Артист" һәм 11 нче гимназиянең "Айсылу"балалар театрлары Бөгелмә шәһәренәдә үткәрелгән Республикакүләм "Моңлы тамчы" дип исемләнгән балалар фольклорлары фестивалендә катнашты. Анда төрле милләт балалары чыгыш ясады. Безнекеләр ике коллектив берләшеп, татар халык йолаларын күрсәтте. Бу фестивальне оештыручылар балалар күңелен күрер өчен ниләр...
-
Лениногорскилылар фестивальдән җиңү белән кайтты
Яр Чаллы шәһәрендә узган "Чишмәләр җырлый" исемле республика иҗат фестиваленнән 11 нче гимназиянең "Сәйлән" төркеме I дәрәҗәдәге диплом белән кайтты. Җитәкчеләре Фәридә Әхмәтшина һәм Рошания Хәсәншина. Шушы ук гимназия укучысы Наилә Вильданова Казан шәһәрендә узган балалар һәм яшүсмерләрнең Идел буе «Tatarstan.ru» эстрада бәйгесендә катнашып, 3 урынны яулап кайтты. Укучыларга иҗат...
-
Лениногорскида мини-теннис фестивале үтте
Көзге каникул көннәрендә Лениногорскиның Теннис-Холлында "Лениногорск өмете" мини-теннис фестивале үтте. Ярышта катнашучы балалар призлы урын алу өчен бар көчен куйды. Җиңүчеләр, төрле яшь категорияләренә бүленеп билгеләнде. Алар грамота һәм медаль белән бүләкләнде.
-
“Татарстан – туган йортыбыз” фестивале узды
Бүген Лениногорск Мәдәният сараенда "Татарстан - туган йортыбыз" дип аталган этномәдәни фестивальнең зональ сайлап алу туры узды. Анда лениногорскилылар белән бергә Әлмәт, Баулы, Бөгелмә һәм Чирмешән районы үзешчән сәнгать артистлары сәхнәдә үз сәләтләрне күрсәтте. Исеменнән аңлашылганча, биредә төрле милләт халыклары - татар, рус, чуаш, мордва, керәшеннәр үзләренең дус, бердәм, тату...
-
Лениногорскилылар "Зәйтүнә" фестивалендә
"Ихлас" мәчетенә йөрүчеләр "Зәйтүнә" мөнәҗәтләр уку республика фестивалендә катнашып, җиңү яулап кайттылар, дип хәбәр итә "Ихлас" мәчете. Ул Бөгелмә шәһәрендә узган. "Ансамбль" номинациясендә мәчеткә йөрүче өлкән яшьтәге апалар - "Ихлас" төркеме II урынны алган. "Аерым башкаручылар" номинациясендә Гаҗибә Миңнебаева - беренче урында.
-
Лениногорскилылар фестивальдә уңышлы чыгыш ясады
"Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" фонды үткәрүче "сандугач сайрар илем" фестивалендә лениногорскилылар быел да уңышлы чыгыш ясады. Музыка мәктәбе укучылары Азалия Мәгъсумова һәм Вадим Носов өченче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды.
-
“Лениногорск” телерадиокомпаниясе Бөтенроссия фестивалендә җиңү яулаган
"Лениногорск" телерадиокомпаниясе Уфада узган "Минем зур илем" Бөтенроссия фестивалендә катнашып, җиңү яулады. Әлеге телевизион фестивальнең максаты - этно - мәдәни традицияләрне саклап калу һәм үстерүгә массакүләм мәгълүмат чараларын һәм җәмәгатьчелекне җәлеп итү, дин һәм милләтара мөнәсәбәтләрдә гармония тәрбияләү. Конкурста Россиянең икейөзләп телекомпаниясе катнашкан. Җиңүчеләр сигез номинация буенча билгеләнгән. Комиссия тарафыннан...
-
Лениногорск театр коллективларын “Табуретка” Бөтенроссия фестивалендә катнашырга чакыралар
Быел Санкт-Петербургта III Бөтенроссия балалар театр-поэзия иҗаты үтәчәк. "Табуретка" дип аталучы фестивальдә төрле юнәлештә эшләүче балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары катнаша ала. 17 яшькәчә яшүсмерләр катнаша ала. Сайлап алу турына заявкалар 1 марттан 31 майга кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны фестивальнең рәсми сайтыннан алырга була: http://taburetkafest.ru
-
Лениногорск инвалидлары фестивальнең беренче этабында катнашты
Лениногорск Мәдәният сараенда Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте оешуга 25 тулу уңаеннан физик мөмкинлекләре чиклеләр арасында "Бергә күбрәк ирешербез" ("Вместе мы сможем больше") дигән республика үзешчән-сәнгать фестиваленең беренче этабы узды. Лениногорскилылар өч номинация - нәфис сүз, хореография һәм музыкаль иҗат (вокал һәм музыка коралларында уйнау) буенча чыгыш ясап, аны видеоязмага төшереп, республика...