Фирдус тямаев тег белән яңалыклар
-
Римма Ибраһимова Фирдүс Тямаев турында ни дигән? Фикер...
Җыр кайчан үзәккә үтеп керә? Халык кабул итсен өчен җырчы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Заманча җырчыларны кайда тәрбиялиләр? Болар һәм башка мәсьәләләр хакында Татарстанның халык артисты, мөгаллим Римма Ибраһимова белән сөйләштек.
-
Егетләр дуслашкан!
Фирдүс Тямаев белән Радик Юлъякшин дуслашканнар. Җырчылар икесе кочаклашып төшкән видеоны Инстаграм сәхифәләренә урнаштырган.
-
Лениногорскилылар, Фирдүс Тямаев концертына әзерләнә торыгыз
Дөрес, әле ул көн ерак, декабрь башында Лениногорскида Фирдүс Тямаевның концерты булачак. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге шәхси битендә белгертә. 2 декабрь көнне Лениногорск мәдәният сараенда концерты булачак. Әле бу көннәрдә Башкортстан якларында йөри икән, аннары Тобольск, Төмән якларына гастрольгә китә.
-
Фирдүс Тямаев концертында пәрдәгә ут капкан!
Җырчы Фирдүс Тямаев гел ниндидер хәлләргә тарып тора. Күптән түгел машинасына ут капкан иде. Бу юлы хәл-әхвәлен белеп шалтыраткач: "Әй, йөгерә-чаба янгын сүндереп йөрдем әле. Утны көч-хәл белән туктаттык", - дип җавап бирде. - Бу арада Башкортостан якларында гастрольдә күп йөрдек. Кыргыз-Миякә районындагы концертымда көтелмәгән хәл булды, - ди Фирдүс....
-
Фирдүс Тямаев: «Үземне беренче сыйныф укучысы итеп хис итәм»
- Фирдүс, күптән түгел сине яңа вазифада күрдек: «ТМТВ» каналында «ҖырлаОК» дигән тапшыру алып бара башладың. - Әйе. Җәй ахырында «Барс-медиа» җитәкчелеге тарафыннан шундый тәкъдим алдым. Кеше һәрвакыт үсәргә, үзгәрергә, яңалыкка, камиллеккә омтылырга тиеш бит. Каршы килмәдем. - Ничек соң, үзеңә ошыймы? - Бик авыр. Концерт кую - бер өлкә,...
-
Фирдүс Тямаев телевидениеда тапшыру алып бара (ВИДЕО)
Танылган җырчы Фирдүс Тямаев "TMTV" каналында яңа "Җырлаоке" дип аталган тапшыруы алып бара башлады. Иң беренче чыгарылышны сезгә дә карарга тәкъдим итәбез: