Фирдүс Тямаев концертында пәрдәгә ут капкан!
Җырчы Фирдүс Тямаев гел ниндидер хәлләргә тарып тора. Күптән түгел машинасына ут капкан иде. Бу юлы хәл-әхвәлен белеп шалтыраткач: "Әй, йөгерә-чаба янгын сүндереп йөрдем әле. Утны көч-хәл белән туктаттык", - дип җавап бирде. - Бу арада Башкортостан якларында гастрольдә күп йөрдек. Кыргыз-Миякә районындагы концертымда көтелмәгән хәл булды, - ди Фирдүс....
- Бу арада Башкортостан якларында гастрольдә күп йөрдек. Кыргыз-Миякә районындагы концертымда көтелмәгән хәл булды, - ди Фирдүс. - Гадәттәгечә, сәхнәдә җырлыйм, халыкны көлдерәм... Шул вакыт күзгә төтен керә башлады, сәхнәне томан каплады. Аптырадым. Борылып карасам, сәхнәнең пәрдәсе дөрләп яна. Тиз арада үземне кулга алып, халыкны тынычландыра башладым. Күпләр залдан чыгып китте. Һәркемгә тормышы кадерле. Янгынны сүндерергә кирәк бит. Пәрдәне тартып төшердек. Энеем чиләк белән су сибә башлады. Сүндергәч, барысын да җыештырдык, идәнне юдык, ишекләрне ачып җилләттек. Югалып калсаң, янгын сүндерүчеләрне көтеп утырсаң, клубның янып бетүе дә бар. Алла сакласын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев