Иң кадерле бүләк
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Лениногорскгаз" идарәсендә бәйрәм җыелышы үтте. Хезмәткәрләрен бәйрәм белән идарә начальнигы Әнәс Вәлиев тәбрикләде.
Идарәдәге ир-атлар коллективның якынча 70 проценттан артыгын алып тора.
Араларында җиде сугышчы-интернационалист һәм бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны - Андрей Курушкин бар. Соңгы биш елда көчле затлар Россиянең Энергетика министрлыгы, "Газпром" җәмгыяте, республиканың...