Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ПРЕДПРИЯТИЕЛӘРДӘ

Иң кадерле бүләк

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Лениногорскгаз" идарәсендә бәйрәм җыелышы үтте. Хезмәткәрләрен бәйрәм белән идарә начальнигы Әнәс Вәлиев тәбрикләде. Идарәдәге ир-атлар коллективның якынча 70 проценттан артыгын алып тора. Араларында җиде сугышчы-интернационалист һәм бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны - Андрей Курушкин бар. Соңгы биш елда көчле затлар Россиянең Энергетика министрлыгы, "Газпром" җәмгыяте, республиканың...

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, "Лениногорскгаз" идарәсендә бәйрәм җыелышы үтте. Хезмәткәрләрен бәйрәм белән идарә начальнигы Әнәс Вәлиев тәбрикләде.

Идарәдәге ир-атлар коллективның якынча 70 проценттан артыгын алып тора.
Араларында җиде сугышчы-интернационалист һәм бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны - Андрей Курушкин бар. Соңгы биш елда көчле затлар Россиянең Энергетика министрлыгы, "Газпром" җәмгыяте, республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатларына, "Газпром трансгаз Казань" җәмгыяте ветераны исеменә лаек булган, шәһәр хакимияте һәм "Лениногорскгаз" идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Әнәс Кавыевич шулай ук идарә алдынгыларына тукталды. Аларның фидакарь хезмәтләрен бәяләп, рәхмәтен әйтте, бәйрәм уңаеннан теләкләрен җиткерде.
Тантананың икенче өлешендә спортчыларны бүләкләделәр. Шахмат, нард, шашка, бильярд уеннары буенча җиңүчеләр грамота, кыйммәтле бүләк һәм кубок ияләре булды. Идарәнең волейбол командасы өченче тапкыр рәттән шәһәрнең чемпионы исемен алып, шулай ук бүләккә лаек булды.
Хатын-кызлар куйган концерт ирләр өчен иң күңелле мизгел һәм кыйммәтле бүләк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Газчы