Концерт тег белән яңалыклар
-
Шөгерлеләрне шәп концерт көтә
Шөгерлеләрне 3 ноябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында уздырылачак "Моң агыла күңел түреннән" дип исемләнгән кичәгә чакыралар. Башлана:19.00сәг. Керү ирекле, шәп булачак дип вәгъдә итә оештыручылар. Концерт Рәшит Ихсановның юилей кичәсенә багышлана. Рәшит Ихсанов Урдалы авылында туып үскән, Шөгердә яши, моңлы тавыш белән җырларга яратучы шәхес. Кызы да музыка юнәлешендә...
-
Лениногорскида Elvin Greyны яратучылар шактый икән
Кичә Мәдәният сараенда яшь җырчы Радик Юльякшин (Elvin Grey) үзенең "Ашкына гомер" дип аталган беренче сольный концертын тәкъдим итте. Уфа шәһәрендә туып-үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь йолдызны күпләр үз итә икән: залда буш урыннар аз иде. Аның татар, башкорт, рус телендәге, күбесен үзе иҗат иткән җырларын тамашачы...
-
Бүген Лениногорскига Elvin grey килә
Кич белән Мәдәният сараенда аның концерты булачак. Башкортстан егете Радик Юльякшин (Elvin grey) яшь булуына карамастан, җырлавын үз итүчеләр шактый. Аны күрергә теләүчеләр бүген кич белән концертка киләдер.
-
Лениногорск артистлары игенчеләргә концерт күрсәтте
Мәдәният сарае үзешчән артистларына һәрвакыт эш табылып, җырларга җае чыгып кына тора. Алар ел саен урак вакытында авылларга, кырга чыгып, хезмәт кешесен үзләренең җыр-моңнары белән ял иттерәләр. Җәй көне авыл халкының, бигрәк тә кырда эшләүчеләрнең концерт карау түгел, аның турында уйларга вакыты да юк. Ә болай агитбригада килеп, күңелне күтәреп...
-
Лениногорскида Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте
Лениногорск шәһәренең скейт-паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм булып үтте. Килгән халыкны башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк бәйрәм белән котлады, матур теләкләрен җиткерде. Шулай ук, ул 53 ел бергә гомер итүче Хәдит һәм Миңлебану Габидуллиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале тапшырды. Бәйрәм җирле артистлар...
-
Лениногорскилылар, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үтәргә килегез
Бүген, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә 16.00 сәгатьтә скейт-паркта (автовокзал янында) ярты гасырдан артык бергә яшәгән гаиләгә "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырылачак.
-
Зәй-Каратайда Миләүшә Идиятова концерт куйган
Зәй-Каратайда Миләүшә Идиятованың "Мин тормышка гашыйк" исемле концерты зал тулы тамашачы белән үтте. Җырчы үзенең иҗат төркемендәге артистлар белән - Раил Гыйззәтуллин, Эльза Идиятова, Айназ-Илгизә Идиятовлар, Гөлгенә Дибаева (Әхмәтова) халыкка җыр-моң бүләк итеп, биюләр күрсәтеп, ял иттерделәр. Концертны мәктәп укучысы Ралинә Фазлыева һәм балалар бакчасы нәниләре катнашында "Шушы яктан, шушы...
-
Лениногорск дусларын Казанда җыйды
Лениногорск шәһәренең - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенең 70 еллык юбилейлары уңаеннан Казанда "Лениногорск дусларын җыя" дип исемләнгән концерт узды. Ул Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында барды. Әлеге чарага лениногорскилылар ныклап әзерләнде. Шәһәр үсешендә мөһим роль уйнаган һәр тармак күргәзмә әзерләгән иде. Болар - "Торос-Молоко", "Колос", "Бәкер" шифаханәсе, "Лениногорскнефть" идарәсе,...
-
Концертта җырчы Закир Шаһбан да катнашты
Бүген Мәдәният сараенда, инвалидлар көне уңаеннан, мөмкинлекләре чиклеләр концерт куйды. Анда өлкәннәрдән тыш, 14 нче коррекция мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, башка балалар да катнашты. Казаннан Татарстанның атказанган җырчысы Закир Шаһбан килгән иде. Ул татар һәм рус телләрендә сигезләп җыр башкарды. Бүген муниципаль районында 5 мең 700 дән артыграк инвалид яши. Шуның 270...
-
Бәйрәмгә – Үзәк мәйданга
4 ноябрьдә Үзәк мәйданда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары үтәчәк. Сәгать 9.00да - авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башлый. 10.00да - "Безнең көч - бердәмлектә" дигән үзешчән коллективлар катнашында концерт була. Шунда ук бәйрәмгә багышланган акцияләр үтәчәк. Рәхим итегез!
-
Лениногорскилыларны концертка чакырабыз
28 июньдә 15.00сәгатьтән 22.00 гә чаклы урман паркы территориясендә Россия яшьләре көне уңаеннан, бәйрәм чарасы үтә. Программада: балалар мәйданчыгы, уеннар, КВН, конкурслар, концерт һәм дискотека.
-
Лениногорскида сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә бәйрәм чаралары
Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 25 ел тулу уңаеннан, шәһәребездә тантаналы чаралар үтә. 10 сәгать 30 минутта сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куелачак, 11:00 сәгатьтә Мәдәният сараенда тантаналы концерт башлана.
-
Лениногорскилылар "Җырлыйк әле" тапшыруына төшеп кайтты
Шушы көннәрдә бер төркем лениногорскилы Казанда "Җырлыйк әле!" тапшыруына төшеп кайтты. Катнашучылар сүзләренә караганда, җырлаганнар, гармунда уйнаганнар, шигырь сөйләп бар осталыкларын күрсәткәннәр. "ТНВ" каналыннан март урталарында күрсәтәчәкләр, ди.
-
Лениногорскида Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов концерты үтте
Нефтьчеләр тарафыннан оештырылган концерт турларының икенчесе Мәдәният сарае каршында шыгрым тулы тамашачы белән үтте. Татарстанның халык артистлары Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловны халык алкышларга күмеп каршы алды. Концерт номерлары күбрәк Шәмсия Җиһангирова, Фирзәр Мортазин һәм башка авторлар иҗат иткән җырлардан торды. Тамашачы артистларга кушылып җырлады, биеде. "Сәйдәш" бию театры солистларының...
-
Лениногорскида Казан артистлары чыгышы
Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, «Татнефть» җәмгыяте идарәсе утырышында республиканың нефть төбәге шәһәрләре буенча август аенда концерт турлары оештыру турында карар кабул иткән иде. Шул уңайдан, көньяк-көнчыгыш районнарда, шул исәптән Лениногорскида эстрада йолдызлары катнашында концертлар башланды. Үткән атнаның җомгасында лениногорскилылар, явып торган яңгырга да карамастан, Үзәк мәйданда колоннада алдына концертка...