Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида Elvin Greyны яратучылар шактый икән

Кичә Мәдәният сараенда яшь җырчы Радик Юльякшин (Elvin Grey) үзенең "Ашкына гомер" дип аталган беренче сольный концертын тәкъдим итте. Уфа шәһәрендә туып-үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь йолдызны күпләр үз итә икән: залда буш урыннар аз иде. Аның татар, башкорт, рус телендәге, күбесен үзе иҗат иткән җырларын тамашачы...

Кичә Мәдәният сараенда яшь җырчы Радик Юльякшин (Elvin Grey) үзенең "Ашкына гомер" дип аталган беренче сольный концертын тәкъдим итте.
Уфа шәһәрендә туып-үскән, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәп иҗат итүче яшь йолдызны күпләр үз итә икән: залда буш урыннар аз иде. Аның татар, башкорт, рус телендәге, күбесен үзе иҗат иткән җырларын тамашачы бик җылы кабул итте. Хитка әверелгән "Елама, ярсыма", "Бәхетемнең йозагы", "Ашкына гомер" җырларын башкарганда яшь кызлар түзмичә, уртага чыгып биеде дә. Чәчкә бирүчеләр дә шактый булды. Концерттан соң күпләр аның белән фотосессия оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт