Котлау тег белән яңалыклар
-
Урмышлыда күп еллар бергә торган гаиләләрне котладылар
Үткән атнада Урмышлы халкы авыл клубына - җирле үзидарә, клуб, китапханә белән бергәләп оештырган "Гаилә - тормыш бизәге" дип аталган кичәгә җыелды. Алар - гаилә корып яши башлауларына шушы көннәрдә 60 ел тулган Әлфия һәм Зиннәтулла Нуруллиннар, Мосалия һәм Суфиян Шәйхетдиновлар, шулай ук 55 ел бергә гомер кичерүче Гөлҗиһан һәм...
-
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, лениногорскилылар!
Чын күңелемнән Сезне барлык буыннарны берләштерүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм. Җиңү көне - Ватаныбыз тарихында иң якты һәм бөек дата, ул - батырлык, бердәмлек үрнәге. Әлеге бәйрәмне җитмешенче тапкыр билгеләп үтеп, миллионнарча совет кешеләренең гомерен алып киткән авыр елларны кабат хәтеребездә яңартабыз. Безнең районнан гына фронтка 11 мең 666...
-
Бәйрәм белән! Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Сез - быел үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтүче Лениногорскиның бизәге, горурлыгы һәм ышанычы. Хатын-кыз - гаилә тоткасы, балаларның яклаучысы. Янәшәдә сез булганда, ирләр көчлерәк һәм намуслы, үз-үзенә ышанган чын ир-ат була ала. Авыр минутларда терәк-таяныч була...
-
Бәйрәм белән!
Хөрмәтле лениногорскилылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, армия сафында хезмәт итүчеләр, запастагы офицер, солдатлар, сугышчы-интернационалистлар! Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу көнне ветераннарның хәрби батырлыгын искә төшерәбез, офицер-солдатларга хөрмәт күрсәтәбез, шулай ук төрле ьөнәр иясе булган ир-атларны котлыйбыз. Якыннары өчен, ил-көннәрнең тынычлыгы өчен җаваплылык алар җилкәсендә бит. Бөек...
-
Газет һәм сайт аша котлагыз!
Әти-әниегезнең тиздән юбилее; Туганыгыз, якын кешеләрегез пенсиягә чыга; Гаиләдә нарасый дөньяга килде; Улыгыз яки кызыгыз мөстәкыль тормышка аяк баса. Бу шатлыклы вакыйгаларны туган-тумачаларыгыз белән уртаклашырга теләсәгез, сезгә "Заман сулышы" газеты ярдәм итәр. Сезнең котлауларны теләп бастырырбыз. Котлаулар газета сайтында да бирелә. Белешмәләр өчен телефон: 5-39-59
-
Котлыйбыз!
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге башлыгы Хөсәенов Рәгатъ Галиәгъзам улы Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде.
-
Әбиләрне Президент котлады
Муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан авылда яшәүче ике кешегә Россия Президентының котлауларын җиткерде. Әлеге юбилярларның берсе - Зәй-Каратайда яшәүче Һаҗәр Шиһапова. Ул озак еллар авылда фельдшер-акушерлык пунктында эшләгән, хезмәт һәм тыл ветераны. Икенчесе - Шөгердән Галләм Хәбибуллина, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны.
-
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Кадерле лениногорскилылар!
Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан иң җылы һәм эчкерсез котлауларны кабул итегез. Бу данлыклы көндә онытылмас 1945 елның маена кабат кайтабыз, чөнки бу көнне Бөек Ватан сугышы фронтларында геройларча көрәшкән, тылда армый-талмый эшләп, озак көткән җиңүне якынайткан һәркемне хөрмәтләп искә алабыз. Сугыш миллионлаган совет кешесенең гомерен алып китте. Кайгы кәгазе...